Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә ата-аналар имтихан тапшырды

Бердәм дәүләт имтиханнарының ни дәрәҗәдә авыр яки җиңел булуын үзләрендә татып карау өчен бөтен илдә тәүге тапкыр ата-аналар өчен дәүләт имтиханын тапшыру акциясе узды.

Парта артына бөтен йоласын туры китереп зурлар утырды. Үз белемнәрен тикшереп карарга әзер булучылар Әлмәттә дә табылды. 12 нче мәктәптә узган акциягә 11 нче сыйныфны быел уллары һәм кызлары тәмамлаучы ата-аналар гына түгел, ә район җитәкчелеге дә һәм Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов та килде.

Педагогик тикшеренүләр федераль институты әлеге акция өчен махсус ата-аналар өчен биремнәр әзерләгән. Әмма чынлыкта акциянең максаты аларның белемнәрен тикшерү түгел, ә имтихан барышын ата-аналарга үз җилкәләрендә татып карау мөмкинлеге тудыру.

- Теркәлүдән башлап, имтиханнарның нәтиҗәләрен көтүгә кадәрге

процесста ата-аналарның үзләрен балалары урынына куеп карый алулары уңай нәтиҗәләр бирер дибез. Куркытып сөйләсәләр дә, имтихан әллә ни авыр түгел. Әлмәт районында 50 дән артык ата-ана бу акциядә катнашырга теләк белдерде. Нәтиҗәләрне бары тик ата-аналарның үзләренә генә әйтәчәкләр, - диде Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Павловская.

Гадәттә имтихан 3 сәгатьтән артык бара, әмма ата-аналарның алай ук кинәнеп эшләргә вакытлары таррак булды. 40 минут эчендә имтихан сорауларына җавап биргәч, актлар залына әлеге акция хакында фикер алышырга, БДИ бирү тәртипләре турында сөйләшергә җыелды.

- Быел улым 11 нче сыйныфны тәмамлый. Шуңа әлеге акциягә килеп БДИны үземдә сынап карыйсым килде. Без укыган чорда мәгарифкә

һәм чыгарылыш имтиханнарга бу кадәр игътибар юк иде. Кайсы фәннән нинди имтихан буласын хәтта әти-әниләр белмичә дә кала иде әле. Хәзер исә гаиләләрдә БДИ дигән аерым яшәү рәвеше барлыкка килде. Аның кадәр үк куркырга һәм моңардан сенсация ясарга кирәкмидер дип уйлыйм, - диде Расих Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса