Әлмәткә инглизләр җыелды
Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә инглиз телен белүчеләр арасында «Drama Debate Festival-2017» фестивале булып узды.
Анда әлмәтлеләр генә түгел, район авыл укучылары да, Лениногорскидан килгән балалар да катнашты. Чараның максаты - чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Төбәкара фестивальдә бу юлысы 200 дән артык кеше катнашты. Җыр, матур сөйләм, драма әсәре, дизайнер, проект- эзләнү эшләре һәм кул эшләнмәләре күргәзмәләре номинацияләрендә төрле кызык чыгышлар булды. Әлмәтнең 7, 10, 18, 20, 23, 24 нче мәктәпләре, 2 нче лицей, 1 нче гимназия, Лениногорскиның 7 нче мәктәбе, Яңа Кәшер, Колшәрип, Яңа Нәдер мәктәпләре, Әлмәт политехник техникумы әлеге бәйгедә призлы урыннарга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа