Әлмәт укучысы Һиндстаннан җиңү алып кайтты
Әлмәт укучылары халыкара олимпиададан зур уңышлар яулап кайтты.
1 нче лицейда белем алучы Тимур Шабняев һәм Альфир Саяхов Һиндстанның Лакнау шәһәрендә республика данын яклап, чыгыш ясады. Биредә City Montessori School базасында табигый фәннәр, логика һәм компьютер технологияләре буенча халыкара олимпиада, шулай ук аның кысаларында фәнни дебатлар, робототехника буенча бәйгеләр узды. Тимур Шабняев фәнни дебатларда робот-андроидлар өлкәсендәге тикшеренүләр һәм эшләнмәләр темасы буенча үзен күрсәтеп, мактаулы өченче урынга лаек була. Альфир исә ярымфиналга кадәр генә барып җитә, шулай да ул киләчәккә зур өметләр баглый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа