Әлмәт укучылары – “Тамчы-шоу” җиңүчеләре
1 нче урта мәктәп укучылары Казаннан җиңү алып кайтты.
6 нчы сыйныфта белем алучы Шамил Кирамов, Гүзәл Насыйбуллина, Алина Шәрәфетдинова һәм Айнур Хөснетдинов (укытучылары Гөлназ Нуриева һәм Гүзәлия Ашрапова, Зәбирә Галлямова) "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясе тарафыннан уздырылучы "Тамчы-шоу" Халыкара фәнни-танып белү, иҗади һәм интеллектуаль конкурсында катнашты. Әлмәтлеләр Яшел Үзәннән килгән көндәшләре - 8 нче сыйныф укучылары каршында нык әзерлекле һәм тирән белемле икәнлекләрен күрсәтеп, җиңүгә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа