Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары бердәмлек яклы [+ФОТОЛАР]

25 мәктәптән 250 катнашучы, төрле бизәкләргә бай костюмнар, халыкларның милли ашларын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган мизгелләр... Мондый чара һәр көнне һәм һәр шәһәрдә булмый! Берничә милләт халкы дустанә яшәгән Әлмәт җирлегендә исә «Милләтләр фестивале» инде икенче ел рәттән уза.

Район мәгариф идарәсе Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә милләтләр бәйрәме оештырды. Быелгы фестивальгә хәтта 25 мәктәп катнашырга теләк белдергән.
Этникара һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен үстерү, укучылар арасында толерантлык булдыруны максат итеп куйган чара узган ел 4 нче мәктәптә 10 команданың ачык төсләргә бай чыгышлары белән истә калган иде.
Һәр мәктәп төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтен яктыртты. Бу аш-су, халыкларның үзенчәлеген ачып сала торган ризыклардан башлап, әле күпләргә таныш булмаган традицияләрне дә үз эченә алды. Көнозынга сузылган тамашалы чыгышлардан соң әлеге фестивальгә ныклы әзерлек күрсәткән командалар да билгеле булды. Җиңүче һәм җиңелүчеләрне барлау төп максат түгел билгеле, алай да һәр командага дипломнар тапшырылды. 11 нче, 7 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәпләре алдынгы урыннарга чыгып, шәһәрнең бер көнкүреш техникасы кибете сертификатларына ия булдылар. Милләтләр фестиваленең төп бизәге- күчеп йөрүче кубок быел 11 нче мәктәпкә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса