Әлмәт укучыларына 1 сентябрьдә мәктәпкә барырга туры киләчәк
1 сентябрь быел ял көне исәпләнсә дә (30 август - Татарстан Республикасы көне - шимбәгә туры килү сәбәпле дүшәмбегә күчерелә), мәктәпләрдә бу көнне тантаналы линейкалар узачак.
Шулай ук балаларны "Минем кече Ватаным" темасына тематик дәрес көтә.
Татарстанда быел 39 мең 958 укучы 1 нче сыйныфка укырга бара. Әлмәттә исә 2000 нән артык бала беренче тапкыр парталар артына утырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа