Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт тәрбиячеләре Казанны яуларга әзерләнә [+ФОТОЛАР]

Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күрсәтү һәм мөгаллимәлектә тәҗрибә уртаклашу өчен республикада инде берничә ел рәттән «Ел тәрбиячесе» бәйгесе уздырылып килә.

Әлмәт данын яклап безнең тәрбиячеләр дә уңышлы гына чыгыш ясап килә анда. Шушы көннәрдә 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

«Ел тәрбиячесе-2017» бәйгесенең мунициапаль этабы финалистлары булып быел биш педагог танылды: «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Светлана Фахриддинова, "Балачак планетасы" тәрбиячесе Гөлнара Гыйльманова, «Алсу» балалар бакчасыннан тәҗрибәле Ирина Булгакова, «Ләйсән» балалар бакчасыннан Лилиана Тухватшина һәм 36 нчы балалар бакчасы педагогы Татьяна Максимова.
Бәйге берничә этаптан уза: үзең белән таныштыру- презентация , «мастер-класс» һәм «түгәрәк өстәл» сынауларында педагоголар иҗадилыгын һәм һөнәри осталыкларын күрсәтергә тиешләр.
«Балаларга йөрәгемне бирәм» номинациясендә җиңүче дип 23 ел гомерен балаларга багышлаган Ирина Булгакова, «Иҗади педагог» номинациясендә Лилиана Тухватшина җиңү яулады. Бәйгенең төбәк турына Әлмәттән барлыгы өч тәрбияче барачак: Татьяна Максимова, интерактив театрлар белән балаларның фикерли белү сәләтен ачучы Светлана Фахриддинова һәм үз эшчәнлегендә балаларны яшь журналистлык эшчәнлегенә төшендерүче Гөлнара Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса