Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләре рейтингы

Белем бирү сыйфатын ачыклау һәм бу юнәлештә нәтиҗәлелекне арттыру өчен ел да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр рейтингын төзи. Һәр районда белем һәм тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча лидер мәктәпләр ачыклана, түбән балл җыючылар да мәгълүм була.

Бу рейтинг ата-аналарга белешмә өчен генә түгел, ә киләчәктә белем бирү оешмаларын тагын да нәтиҗәлерәк итүгә бер этәргеч буларак та төзелә. Гадәттә, белем бирү оешмалары 6 юнәлеш буенча тикшерелә: укучыларның белем дәрәҗәсе, милли тәрбия, сәләтле балалар белән эшләү, тәрбия эшчәнлеге, укучыларның куркынычсызлыгы һәм сәламәтлекләрен саклау, кадрлар үсеше сыйфаты исәпкә алына. Барлык юнәлешләр буенча баллар куела, соңыннан уртача күрсәткечләр чыгарыла.

Алдагы еллар белән чагыштырганда, әллә ни зур үзгәрешләр булмаса да, быел кайбер мәктәпләр алгы планга чыгып, исемлекнең беренче өчлегенә керү бәхетенә ирешкән. Мисал өчен, 10 нчы мәктәпнең (барлыгы 125 балл) бу баскычның икенче урынында булуы сөендерә. Әлмәтнең 2 нче лицее (ЕМГЛИ), 1 нче татар һәм 5 нче гимназияләр, 1 нче лицей, гадәттәгечә, нефтьчеләр төбәгендә лидерлар булып торалар.

Белем бирүне тагын да камилләштерү дигәндә, иң элек моңа әлеге рейтингның арттагы урыннарында баручы мәктәпләрнең игътибарын юнәлтәсе килә. Бу бигрәк тә бала саны аз булган авыл мәктәпләренә кагыла. Исемлекнең соңгы урыннарын Кузайкино, Новотроицк һәм Рус Акташы мәктәпләре биләгән.

Шәһәр мәктәпләре арасында белем һәм тәрбия бирүдә артта калучылар дип 15 нче һәм 4 нче мәктәпләр аталган.

Инде күп еллар сан түгел, сыйфат кирәк дип сөйләсәләр дә, әлеге исемлектән күренгәнчә, әллә ни алга китеш юк. Һаман шул бер үк мәктәпләр алдынгылыкны саклый, артта йөрүчеләр күтәрелү өчен әллә ни зур эшләр майтармый. Алай да уртача күрсәткечләр буенча алга китеш сизелә. Бәлки якын киләчәктә мәгариф юнәлешендә сөенечләр күбрәк тә булыр әле?..

Уку йорты исеме

Баллар суммасы

Кr

(рейтинг коэффициенты)

1

2 нче лицей

142,00

1,70

2

10 нчы мәктәп

125,00

1,50

3

5 нче гимназия

123,00

1,47

4

1 нче гимназия

118,00

1,41

5

1 нче лицей

117,00

1,40

6

7 нче мәктәп

113,00

1,35

7

25 нче мәктәп

108,00

1,29

8

Кичүчат мәктәбе

104,00

1,24

9

20 нче мәктәп

103,00

1,23

10

Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбе

103,00

1,23

11

Сөләй мәктәбе

103,00

1,23

12

Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе

100,00

1,20

13

24 нче мәктәп

99,00

1,18

14

3 нче мәктәп

94,00

1,12

15

17 нче мәктәп

92,00

1,10

16

16 нчы мәктәп

92,00

1,10

17

1 нче мәктәп

89,00

1,06

18

Миңлебай мәктәбе

88,00

1,05

19

Кәләй мәктәбе

84,00

1,00

20

Габдрахман мәктәбе

83,00

0,99

21

2 нче мәктәп

81,00

0,97

22

18 нче мәктәп

81,00

0,97

23

12 нче мәктәп

81,00

0,97

24

21 нче мәктәп

80,00

0,96

25

11 нче мәктәп

79,00

0,94

26

Яңа Кәшер мәктәбе

75,00

0,90

27

6 нчы мәктәп

73,00

0,87

28

Иске Михайловка мәктәбе

73,00

0,87

29

13 нче мәктәп

72,00

0,86

30

Яңа Нәдер мәктәбе

70,00

0,84

31

Иске Суркин мәктәбе

70,00

0,84

32

Кичү мәктәбе

68,00

0,81

33

4 нче мәктәп

68,00

0,81

34

Ямаши мәктәбе

67,00

0,80

35

Колшәрип мәктәбе

67,00

0,80

36

Елховой мәктәбе

67,00

0,80

37

Сиренькино мәктәбе

66,00

0,79

38

15 нче мәктәп

66,00

0,79

39

Урман-Кәләй мәктәбе

61,00

0,73

40

Новотроицк мәктәбе

55,00

0,66

41

Рус Акташы мәктәбе

53,00

0,63

42

Яшьләр бистәсе мәктәбе

53,00

0,63

43

Кузайкино мәктәбе

47,00

0,56

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса