Иске Михайловка укучысы Казаннан бүләк белән кайтты
"Киләчәккә билет" темасы астында уздырылган республика иншалар бәйгесенә йомгак ясалды.
Билгеле булганча, 7-10 сыйныф укучылары һөнәрләр турындагы иҗат эшләрендә көч сынашты. Бәйгедә 1191 укучы катнашкан. Финалга аларның 153 иншасы уздырылган. Әлмәттән Иске Михайловканың 8 нче сыйныф укучысы Артем Минаҗев өстәмә призга ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа