Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиялеләр Ризаэддин Фәхреддингә блокстер ясаган [+ФОТОЛАР]

Әлмәт татар гимназиясе Интернетка беренчеләрдән булып инглиз телендә галим турында мәгълүмат урнаштырган.

Быел Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт татар гимназиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узачак. Әлеге уңайдан чаралар, очрашулар инде башланып та китте. Бүген гимназиянең актлар залында сыйныфтан тыш сәгатьне Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев алып барды. Сүз Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы, тормыш юлы турында барды.
Гомумән, 17 гыйнварда галимнең туган көне уңаеннан ел да бу айда язучы айлыгын игълан итәләр. Хәтта инглиз теле дәресләре дә аңа багышлана. 5 нче сыйныф укучылары галим, журналист турында блокстер - тулы бер иҗади стенд ясаганнар. Инглиз теленә аның тәрбияле бала тәгълиматын тәрҗемә итеп Интернетка да урнаштыра алганнар.
Кыскасы, гимназиялеләр тик ятмый. Кайда да беренче булырга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса