Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

25 нче мәктәпкә «һөҗүм» иттеләр [+ФОТОЛАР]

1 февральдән быел беренче сыйныфка баручылардан гаризалар кабул ителә башлады. Гадәттәгечә, 25 нче мәктәп ул көнне сабантуйны хәтерләтте. Кайбер ата-аналар мәктәп ишеген хәтта иртә таңнан ук каравыллаган.

Кем әйтмешли, бу мәхшәрне үз күзләрем белән күрим дип, мин дә 1 февраль көнне мәктәпкә барып кайттым. Хактан да иртәдән үк халык гөж килә иде. Ата-аналар ашыга-ашыга гариза тутыра, икенчеләр чиратларын көтеп талчыккан, кайберләре чират алу өчен әби-бабайларын, туганнарын ук җибәргән. Әмма алар әлеге шау-шуның нигезсезлеген генә аңлап бетермәгәннәр, ахры. Юкса, гаризаны мәктәпкә килмичә, интернет аша өйдән дә биреп була бит.

Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, «Яшьлек» микрорайонында яшәүче буларак, аның үз минуслары барлыгын бик яхшы аңлыйм. Безнең йортта гына да 500 гә якын фатир, мәсәлән, һәрберсендә икешәр-өчәр балалы яшь гаилә яши. Кемнең генә баласын янәшәдә булган мәктәпкә бирәсе килмәсен? Бик күп ата-аналар нефть оешмаларында хезмәт куя. Гадәттә, күпләренең эш сәгатьләре иртәнге 6 да ук башлана, балаларын сәгать 8 гә генә мәктәпкә китерергә мөмкинлекләре юк. Өстәвенә, 25 нче мәктәпкә бер «Яшьлек» микрорайоны гына карамый, аңа «Дуслык» та теркәлгән.

- Бу районга тагын бер мәктәп кирәк. Без аны планга керттек, җитәкчеләр хәбәрдар. Әмма бүгенге көндә яңа мәктәп булмау сәбәпле, балаларны башка мәктәпләргә урнаштырырга мәҗбүрбез. Бәлки 25 нче мәктәп базасында тагын өстәмә кабинетлар булдыру да мөмкин булыр иде. Ләкин бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык. Мәктәптә артык кабинетлар, өстәлләр, урындыклар да юк. Әлеге белем йорты тагын да күбрәк баланы кабул итәрлек итеп тә төзелмәгән, - дип әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Павловская.

Беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналары өчен гыйнвар аенда ата-аналар җыелышы да уздырганнар. Һәркемгә ачыктан-ачык мәктәпкә кабул итү турында сөйләгәннәр, электрон чират хакында тәфсилләп аңлатканнар.

- Кемнәр электрон чиратка беренчеләрдән булып баскан һәм яшәү урыннары әлеге районда, шуларны беренчеләрдән булып кабул итәчәкбез. Электрон хезмәт аша, өйдән чыкмыйча гына да гариза язып була, югыйсә. Бу система бөтен республикада инде берничә ел уңышлы гына эшләп килә. Әмма ата-аналар бүген бирегә килеп, менә шулай үзләренә артык эш кенә булдырды. Буш җирдән шау-шу чыгарды. Аларны да аңлап була, һәркемнең баласын ишегалдындагы мәктәпкә йөртәсе килә. Ләкин бирегә иртә таңнан килеп кенә бернәрсәне дә хәл итеп булмый, - диде Ирина Павловская.

25 нче мәктәп директоры Резеда Заһретдинова да ата-аналарга сабыр булып, әлеге мәсьәләгә объектив карауларын сорады:

- Бу чиратны киметү өчен гаризалар кабул итүне 10 ноктада алып барабыз. Әлегә 5 сыйныфка балалар җыябыз. Узган ел балалар саны күп булу сәбәпле, 8 беренче класс ачтык. Бу микрорайонда күбесенчә социаль ипотека буенча бирелгән фатирлар. Быел гына да дүрт күпкатлы йорт төзелде. Балалар саны, димәк, киләчәктә тагын да артачак.

Бер сыйныфка, гадәттә, 25-26 бала алына. Хәзер беренчеләрдән булып чиратка баскан һәм әлеге микрорайонда яшәү урыны булган 125 баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Бәхет елмаймаган ата-аналарга башка белем йортларында урын тәкъдим ителәчәк.

- 1 февральне кара көн кебек көтеп алдык. Йокы качты. Төнге 12 тулып китү белән гариза тутырып җибәрдек. Хәзер менә бирегә килеп, кизү торабыз. Башка мәктәпкә һич кенә дә йөртеп укытасы килми. Бик күп танышлар шушы мәктәп проблемасы өчен хәтта эш урыннарын алыштырырга мәҗбүр булдылар. Балаларны йөртеп укыту үзе зур мәшәкать бит, - диде исемен күрсәтергә теләмәгән яшь әни.

Бәлки безгә дә чит илләрдәге кебек башлангыч белем өчен аерым мәктәп булдырырга кирәктер? Бу очракта таяк ике башлы булып чыга бит, социаль ипотека буенча фатирны нәкъ биредә алган ата-аналарны да, бүген үк өстәмә мәктәп төзеп бирә алмаган мәгариф идарәсе белән район җитәкчелеген дә аңлап була. Аптыраган, кыскасы...

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса