16 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” узачак
Республиканың гомумбелем бирү учреждениеләрендә булачак чара Халыкара озон катламын саклау көне уңаеннан оештырыла.
Максат бер -үсеп килүче буында табигать ресурсларына карата җаываплы караш булдыру, республикада экологик белем бирү үсеше, экологик үзаң формалаштыру.
Дәресләрне табигать саклау өлкәсенә караган ведомстволар белгечләре, югары уку йортларының профильле факультет галимнәре һәм укытучылары уздырачак. Лекцияләрдән тыш төрле объектларга, шул исәптән, көнкүреш калдыкларын аралау станцияләренә экскурсия дә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа