Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей алдында баш иям

Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда өч көн рәттән аншлаг белән концертлар куйды. Элвинның Казандагы чагын туры китереп, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аннан зур интервью алды. Менә инде берничә көн Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә Элвинның популярлыгы турында кайнар бәхәс бара.

Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Айгөл Бариеваның бу уңайдан әйткән фикерен Intertat.ru укучыларына тәкъдим итәбез.

"Бу постны мин кайберәүләр өчен махсус язам. Алар үзләре белерләр. Түземлегем калмады - җыелды! Әйтмичә булдыра алмыйм.

Элвин Грейга мин күптән барырга җыенган идем инде, әмма һаман җай булмады. Һәм, ниһаять, үз күзләрем белән күреп кайттым.

Мин Элвинны феномен дип атыйм. Ул нинди генә булса да, кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин, ләкин мин бу егет алдында баш иям. Әле беркемнең дә бөтен яшьләрне бер җирдә җыеп, нәкъ менә үзебезнең туган телебездә, бөтенесен бергә, залы белән җырлатканы юк иде. Үз күзләрем белән күрдем: минем янда утыручы рус хатыны Радикка кушылып, татарча җырлады. Кая монда начарлык күрәсез?

Бөтен кеше бер стильдә җырлый алмый. Радикның үз стиле бар. Һәм ул халык җырларын бозып җырламый. Заманага хас үз җырларын тудыра.

Ни генә әйтсәгез дә, бу яшь, талантлы егет татар эстрадасына үз өлешен кертте. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: ул, татар сәхнәсендәге күпчелек башкаручылардан аермалы буларак, музыкага укыган һәм музыка белеме алган.

Радик минем яраткан җырчыма әверелде дип әйтүем түгел бу. Һәркемнең үз кумиры бар. Әмма ни генә әйтсәгез дә, ул - феномен. Феномен ул сирәк очрый торган күренеш.

Безнең халыкта шулай инде: мактый белмибез, гаеп эзләп, хурлый гына беләбез. Кызганыч!

Уңышлар сиңа, Радик! Син - молодец!"

http://Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса