Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җыр күгенә яңа йолдызлар

Төбәгебез талантларга бик бай. Яшьләр арасыннан аларның яңаларын барлау буенча чараларның да кайберләре матур традициягә әверелде.

Менә өч ел инде «Луч» телекомпаниясе, Әлмәт музыка көллияте һәм «Рухият» яңарыш фонды тарафыннан оештырылган «Йолдыз плюс» проекты да үз аудиториясен, үз тамашачыларын тапты. 23 апрель көнне Яшьләр үзәге сәхнәсендә әлеге музыкаль бәйгенең финалы узды.

Финалга чыккан җиңүчеләрне һәм гала-концерт кунакларын Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов сәламләде. «Бу яшь талантларга тормышка юллама бирү проекты. Сәхнәдә танылган җырчы белән бергәләп чыгыш ясаудан да олырак бәхет юк бит алар өчен», - диде ул. «Луч» телекомпаниясе директоры Ш.И.Солтанов бәйгене тормышка ашыруда ярдәм иткән Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә, «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фондына, спонсорларга, бәйгедә катнашучыларга, СМС-хәбәрләр белән тавыш бирүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Музыкаль бәйге сәхнәгә яңа талантларны гына түгел, яңа җырларны да менгерде.
Гала-концерт аерым номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләүдән һәм тамашачыларга аларның чыгышларын тәкъдим итүдән башланды.
«Иң яхшы яшьләр дуэты» буларак «Йолдыз плюс» икенче музыкаль бәйгенең, «Созвездие» фестивале, «Татнефть» ААҖ нең үзешчән сәнгать смотры җиңүчесе Эльвина Диванова һәм Гүзәл Умарова табылдылар.
«Бәйге ачышы» номинациясе җиңүчесе дипломнары «Каприс» төркеме һәм Артур Сәмигуллинга тапшырылды.
«Иганәче сайлавы» бәйгесенең җиңүчеләре исеме танылган композитор, җырчы Хәмит Мәткәримов белән Алсу Шәймәрдановага бирелде. Әлеге дуэтның чыгышыннан соң сәхнәгә күпләрнең кумиры, бик күп танылган җырлар авторы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин белән «Евпаториянең алтын тавышы» халыкара бәйге дипломанты Алсу Гайнуллина чакырылды. Алар «Милли колорит» номинациясе җиңүчесе исеменә лаек булдылар.
«Традицияләргә бирелгәнлек» - бу номинациядә танылган, яраткан җырчыбыз, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова һәм Эльнар Байназаров иң-иңнәр булдылар һәм махсус диплом белән бүләкләнделәр.
Быелгы бәйгедә жюри җиңүчеләрне ике төркемгә бүлеп бүләкләргә карар кылган: татар телендә җырлаучыларга һәм рус телендә башкаручыларга.
Татар телле башкаручылар арасында беренче урынга моңлы сандугачыбыз Раилә Маннанова һәм Фирүзи Назиров, икенче урынга Альбина Уманова һәм Рамил Шафиков, өченче урынга Әлфия Нургалиева һәм Гүзәл Ялаева лаек булдылар.
Җырларны рус телендә башкаручылар арасында җиңүчеләр булып Ирина Смолькина һәм Евгений Макитрук (1 нче урын), Людмила Шатунова һәм Илдар Сабиров (2 нче урын), Рүзил Ихсанов һәм Радик Гәрәевләр табылды.
Өченче телевизион бәйге тәмам. Ул безне киләсе елга да яңа яшь талантлар белән таныштырыр һәм куандырыр дип көтеп калабыз.

Г.Кәримова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250