Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Якташыбыз Әхмәт Тимерне Төркиядә искә алачаклар

Төркия һәм Алмания университетларында белем алган, 250дән артык фәнни хезмәт авторы, галим Әхмәт Тимер үлеменнән соң беренче тапкыр гыйльми даирә тарафыннан махсус җыен белән искә алына

Татар халкының күренекле галиме, дөньякүләм танылган монгол фәне белгече (монголовед) һәм тюрколог Әхмәт Тимернең тууына 100 ел булу уңаеннан, 24 нче ноябрь көнне Әнкарәдә искә алына. Билгеле булганча, ул 1912 нче елның 14 нче ноябрендә элеккеге Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында дөньяга килгән.

Җыен 1961 нче елда мәрхүм үзе корган Төрек мәдәниятен өйрәнү институты тарафыннан оештырыла. Анда профессор Түнҗәр Гүләнсой, Өмәр Өзҗан кебек галимнәрнең чыгыш ясаулары планлаштырылган. Сәламләү нотыгы белән әлеге корылышның мөдире, галим Дурсун Йылдырым чыгачак. Әхмәт Тимерне искә алу чарасында кызы Зәйнәп-Бахшаиш Фыратоглу да әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Шулай ук Әхмәт Тимернең Төрек мәдәниятен өйрәнү институты корылышы белән бәйле әңгәмәсенең видеоязмасы тәкьдим ителәчәк. Билгеле булганча, профессор Әхмәт Тимер 1961-1975 нче еллар арасында әлеге институтның җитәкчесе дә була. Искә алу җыенына аның туган иле вәкиле булып, тарих фәннәре кандидаты, танылган татар язучысы һәм күренекле сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың катнашуы көтелә.

Өстәп шунысын да белгертеп узу кирәк: Әхмәт Тимер 2003 нче елның апрель аенда гүр иясе булды. Үлеменә 10 ел тулган көннәрдә Төрек мәдәниятен өйрәнү институты галимнең фәнни эшчәнлеге һәм кешелеге белән бәйле чит ил гыйльми даирәләре катнашында халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрергә ниятли.

"Татар-информ" буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250