Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җәвит Шакиров: Хатын-кыз эшләргә тиеш!

Шоумен шул ук вакытта хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән гаиләләр нык булмый дигән фикерен җиткерде.

Шоумен Җәвит Шакиров фикеренчә, хатын-кыз хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта ул «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән темага фикер алышу барышында белдерде.

Чыгарылыш 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәкъдим ителде. Тапшыруда алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы, шоумен Җәвит Шакиров, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, блоггер һәм шоумен Айдар Садыков, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев, журналист, продюсер Илфак Шиһапов «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән сорауга җавап эзләде.

Әңгәмә барышында Җәвит Шакиров: «Хатын-кызга аралашу җитми. Әгәр дә хатын кыз, профессиясе була торып, өйдә мүкләнеп ята икән; кулында җегәре бар,эшлисе килә, халык арасына чыгасы килә икән, аны өйдә тоту дөрес түгел - эшләсен. Хатын-кыз эшләргә тиеш, кеше арасында булырга тиеш», - дип белдерде.

Шулай ук ул хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән, гаиләдә хатын-кыз лидер булган гаиләләр нык булмый дигән фикерен җиткерде.

Алёна Низамова

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса