Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Уразова шаккаттыруын дәвам итә, бу юлы әкәм-төкәмнәргә битен ашата [+ВИДЕО]

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың һәрвакыт яшь булып күренү сере чишелде. Битендә җыерчыклар килеп чыкмасын өчен ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән, дип белеште «Артистлар.ру» сайты.

Кадр артындагы тавыштан билгеле булганча, әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. Бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да яхшырак. «Дуслар, сез күп тапкыр сораган идегез, ничек сез һәрвакыт яшь булып күренә аласыз дип. Менә шул серләрнең берсе шул - минем борын өстендә йөри. Бу чын улитка! Һәм җыерчыкларның берсе дә булмый. Бу бик шундый процедура, бөтен җирдә дә юк инде ул. Әмма бездә бар», - ди Гүзәл.

Әйтергә кирәк, әкәм-төкәмнәрнең зурлыгы бакадан ким түгел. Күп хатын-кыз мондый процедурадан куркыр, ә бәлки җирәнер иде. Әмма нишләтәсең! Җыерчыкларны бетерү дигәндә теләсә нинди корбанга да бара хатын-кыз халкы. Ярдәме дә бар бугай бит, карагыз әле шушы видеоның 42нче секундын: әкәм-төкәмне куйганчы маңгайда җыерчык бар, ә куйгач - бетә. Могҗиза!

http://Артистлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса