Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тынма, гармун!

22 июль көнне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында гармунчыларның "Уйнагыз, гармуннар!" шәһәр фестивале булып узды. "Ял һәм мәдәният паркы" хәйрия фонды, мәдәният идарәсе оештырган әлеге чара быел да гөрләп үтте.

Фестивальгә җыелучыларны мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Әхмәтбаева сәламләп, елдан-ел катнашучыларның артуына күрсәтеп, сөенечен җиткерде һәм аларның музыкага булган мәхәббәтләренә тугры калуларын теләде.

Бу көнне сәхнә түрендә өздереп гармун уйнаучы үзешчән артисларны халык һәм гаилә ансамбльләре, дуэтлар алыштырды. "Болгар" (район мәдәният йорты), "Яшь күңелләр" халык гармунчылар ансамбльләре (Миңлебай станциясе) әлмәтлеләргә яхшы таныш. Сабировлар гаиләсенең "Сандугач" ансамбле, сәхнә ветераны Шаһидә апа Галимованың чыгышларын да халык көтеп ала. Халык һәм фольклор көйләрен популярлаштыру, халыкны эстетик һәм әхлакый тәрбияләү, иҗади мирасны саклау максатыннан оештырылучы фестивальдә яшь гармунчылар да зур теләк белән катнаша. Бәйрәмдә чыгыш ясаучыларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Чөнки быел аларның саны ике дистәдән дә артып китте. Иң мөһиме, алар җәйге сәхнә янына җыелган тамашачыларга көч-илһам, дәрт, тормыш яме өстәде. Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары аларны алкышларга күмеп, кушылып җырлап утырды, рәхәтләнеп ял итте һәм күтәренке кәеф белән таралышты.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250