Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Церебраль паралич" диагнозлы рэпер Айвар Фәйрушин беренче клипын чыгарган [+ВИДЕО]

"Мин тамашачы биргән энергетиканы алырга яратам", - ди Айвар.

Яшь рэпер Айвар Фәйрушин үзенең беренче музыкаль клипын тәкъдим итте. Видеоролик авторның уникаль тормышы турында сөйли.

Башкортстанның Чишмә районында яшәүче егет күптәннән музыка белән мавыга, шигырьләр иҗат итә һәм ике ел спорт белән актив шөгыльләнә, дип яза "Комсомольская правда-Уфа".

Үзенең туган көне алдыннан Айвар "XXI" җырын язган. Анда ул авыруы хакында бәян итеп, авырлыклар алдында югалып калмаска куша.

"Нибары алдыңа максат куерга һәм аңа барырга кирәк. Бүген миңа 21 яшь, тулы канлы тормыш белән яшим диярлек, спорт белән шөгыльләнәм. Элек булып чыкмаса да, хәзер берничә тапкыр үз авырлыгымны күтәрәм", - дип сөйли яшь музыкант.

Рэпер инде берничә тапкыр Уфа сәхнәсендә чыгыш ясаган.

"Мин тамашачы биргән энергетиканы алырга яратам", - ди Айвар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса