Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Театр дөньясына сәяхәт”

Шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр май-июнь айларында әнә шундый исем астында искиткеч спектакль белән танышты. Аны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Гөлнара Вәлиева сәхнәләштерде.

Спектакль балаларны театр тормышы белән таныштыру, аларны кызыксындыру максатыннан әзерләнгән. Әйтергә кирәк, спектакльне сәхнәгә куюда балалар үзләре дә катнашты. Уен, күңел ачу формасында үрелеп барганга, оештыручылар һәр балага шәхсән якын килгәнгә ике як та әлеге кыска гына вакыт аралыгында бер-берсен эзләп тапты һәм алар арасында дуслык җепләре сузылды. Ә барысы да Театраль феяның осталыгына бәйле иде. Әлеге геройны спектакльне язучы, куючы талантлы артист Гөлнара Вәлиева уйнады.

Театрның әдәби бүлек буенча баш режиссер ярдәмчесе Әнисә Таһирова билгеләгәнчә, Гөлнара фантазиягә бик бай, татарча да, русча да (спектакль рус телендә бара - Г.Г.) бик яхшы белүче күпкырлы шәхес. "Әлеге спектакльне караганнан соң берничә генә баланың күзләре яна икән, димәк, ике як очраша алуга ирешелде дип әйтергә була", - ди Әнисә ханым.

"Театр дөньясына сәяхәт" сәхнә артыннан ук башлана. Нәрсә ул грим, репетиция, тренаж, декорация, реквизит, бутафория? Костюмер, монтировщиклар кем? Боларның һәммәсе дә нәни тамашачыларга балалар теле белән җиткерелә. Спектакльдә уйнаучы Фикус белән Фиалка театрның серле сандыгындагы тылсымлы кирәк-яраклар ярдәмендә "Ак тычкан", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Кызыл башлык"әкиятләрендәге геройлар кыяфәтенә керә, сәхнәгә чыгар өчен алып барылучы әзерлек чараларын тәфсилләп аңлата, аларга балаларны да җәлеп итә, спектакльләрдән өзекләр күрсәтә, хәтта нәниләрдән фольклор ансамбле төзеп, бергәләп көйләр башкара. Сүз уңаеннан, Гөлнара Вәлиева үзе думбрада уйнап, шул рәвешле балаларны әлеге уен коралы белән дә таныштыра.

- Зур теләк белән куйдым әлеге спектакльне. Балалар белән аралашырга бик яратам, курчак театрында эшләгән чагында туплаган тәҗрибәм дә максатыма ирешергә ярдәм итә. Театр җитәкчелегенең әлеге эшне миңа ышанып тапшыруларына сөенәм. Башта бик нык дулкынланган идем, хәзер үз хезмәтемнән канәгатьмен. Ул миндә яңа иҗат дулкыны булдырды, аннан соң яшеренеп яткан төрле сәләтләремне ачты. Кыскасы, үземә зур ачышлар ясадым. Әлеге спектакль миңа аеруча якын: ул интернеттан алынмаган, үзем уйлап яздым, ахырына кадәр җиткердем. Театрыбыздагы яшьләр: импровизациягә бай, телгә оста Динар Хөснетдинов, үзе дә балалар кебек ихлас, эчкерсез Эльвира Һадиева, үзенә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык белән башкаручы Резеда Сафина белән бербөтен булып эшләдек. Алар чын күңелләре белән спектакльдә катнаштылар. Бүгенге көнгә без ике дистәгә якын балалар бакчаларында булдык. Артистларның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә спектакльләр белән кунакка барганы юк иде әле. Бу безнең беренче очрашуыбыз булды. Театрның булачак тамашачыларын шул рәвешле мәдәният дөньясы белән таныштырабыз, аларны үстерәбез. Нәниләр безне шатланып кабул итте - шунысы иң мөһиме, - ди Гөлнара Вәлиева.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250