Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Түбән Мактамада әби белән бабайны терелткәннәр

Түбән Мактамада узган ялда зур чара үтте.

Мәдәният йорты иҗат коллективларының «Хочу любовь провозгласить страною» дип аталган традицион иҗат концерты булды. Чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләрнең бүгенге көндә дә мөһим булуын ассызыклады. Шуңа да бистәнең тату гомер кичерүче күркәм парлары игътибар үзәгендә булды. Түбән Мактаманың тарих музее хезмәткәрләре фойеда «Гаилә - гомер чишмәсе» дип аталган күргәзмә оештырганнар иде. Барый бабай белән Хөмәйрә әби манекеннары кунакларда зур кызыксыну уятты. Барый бабай колхозда хезмәт куюы өстенә оста иләкче булган. Ә Хөмәйрә әби гаилә учагын саклап, тугыз балага гомер биргән. Колхозда бил бөккән, чиккән, бәйләм белән мавыккан. Әлеге пар кайгыларны да, шатлыкларны да уртаклашып, тату гомер кичергән. Күргәзмәдә шулай ук башка әйберләр дә, данлыклы гаиләләр турындагы мәгълүмат та урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса