Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Түбән Мактама сабыйлары музейда кунакта

Ел саен 18 майда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Түбән Мактама тарих музеенда бу көнне 64 нче "Солнышко" балалар бакчасының зурлар төркеме сабыйларын кунак иттеләр. Музей белән тәүге тапкыр танышкан балаларның соклануларына чик-чама булмады. күзләре яңадан-яңа могҗизаларга төште. Биредә нәрсә генә юк! Чабаталар да, тәмле ботка пешерә торган чүлмәкләр, борынгы үтүкләр, төрле эш кораллары, чигүле ашъяулыклар... Беренче танышу соңгысы булмас, балалар музейның дусларына әверелер, дип ышана музей хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса