Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төбәкне өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды [+ФОТОЛАР]

Музейлар көне уңаеннан калабызның төбәкне өйрәнү музее җиңүле майның дәвамы иттеләр.

Бу көнне бирегә килүче иң һәркемгә музей фонды буйлап экскурсия оештырылды. Иң нәни әлмәтлеләрне «Серле сандык белән сәяхәт» көтте. Шулай да иң мөһим һәм мавыктыргыч очрашу исә Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле булды.

- Бу көнне без Волгоград өлкәсендә экспедициядә булып кайткан Әлмәт эзтабарлары белән очраштык. Аларны без «Әлмәт» милли-мәдәни үзәге тынлы оркестры белән каршы алдык. «Бу юллары безгә онытырга ярамый» исеме астында оештырылган ябык очрашу барышында «Хәтер вахтасы» нда катнашкан «Десант» отряды сугыш мемориалы территориясендә казу эшләрендә тапкан сугыш истәлекләрен тантаналы төстә безгә тапшырдылар. Гильза, граната кыйпылчыклар, каска, противогаз ише әйберләрне ойрәнеп, аларны әзөерләү эшләре берникадәр вакытны алачак, билгеле. Ләкин шуннан соң без аларны һичшиксез киң җәмәгатәчелеккә күрсәтер өчен яңа экспозиңия булдырырбыз дип уйлыйбыз, - диде музей директоры Винера Зәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса