Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанның парк-скверларында әкият геройлары катнашындагы урам тамашалары дәвам итә

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре парк-скверларында татарстанлыларны кызыклы әкияти тамашалар көтә.

Аларны әкият персонажларыннан торган биш театраль экипаж тәкъдим итә.


Музыкантлар, циркачлар, театр артистларыннан торган төркемнәр үз тамашаларын инде 29 декабрьдә күрсәтә башладылар. 10 көн дәвамында алар 200 әкияти тамаша күрсәтәчәк."Сказки в городе" дип аталган әлеге проектта Казан һәм Мәскәү театрлары артистларының уртак спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Хабенский, "Изуми", "Сдвиг" кебек Казан студияләре белән беррәттән әлеге чараларда Мәскәүнең "Высокие братья" театры артистлары да катнаша. Тамашаны Мәскәү режиссерлары Татарстанныкылар белән бергә куя.


Казандагы спектакльләр 3, 5, 7 гыйнварда узачак. Түбән Камада бу тамаша - 4, Чаллыда - 2, Әлмәттә 6 гыйнварда оештырыла. Спектакльләрнең тулы расписаниесе белән ссылка буенча http://park.tatar/timetable-city-misteries танышырга мөмкин.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса