Татарстаннан ике кыз “Детский голос” проектында катнашачак
"Первый канал" "Голос" мисалында балалар арасында да кастинг уздырды.
Анда Татарстаннан да ике кыз чыгыш ясачак. Яр Чаллыдан Марина Мищенко - 3 нче музыка мәктәбенең хор бүлеге укучысы һәм Казаннан "Яшь ТНВ" тапшыруы алып баручысы Саида Мөхәммәтҗанова республика данын яклаячак.
Марина - "Созвездие - Йолдызлык" республика бәйге-фестивалендә беренче урынга лаек булган кыз, ә Саида фестивальнең дипломанты булып танылды.
"Детский голос" кастингында катнашу өчен 8 мең кеше гариза биргән булган, бары тик 500 енә генә бәхет елмайган. 130 бала икенче турга узган, дип хәбәр ителә проектның рәсми сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа