Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар кызлары булдыра!

«Беренче канал»да бара торган «Голос» музыкаль проектында Татарстаннан ике татар кызы - Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина - илнең иң яхшы тавышы булып танылу өчен көч сынаша. Алар икесе дә җыр конкурсының дүртенче этабын уңышлы гына үтте.



Динә Гарипова Яшел Үзәндә туган. «Золотой микрофон» җыр театры мәктәбен тәмамлаган. Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән гастрольләрдә йөргән. Хәзерге вакытта Казан дәүләт университетында укый. Динә проектта катнашу турында уйламаган да булган. Кастинг турында иптәш кызы әйткәч кенә эшләрен Мәскәүгә җибәргән. Бер айдан аны проектка чакырып шалтыратканнар.
24 яшьлек Эльмира Кәлимуллина Түбән Камадан. Үзенең әйтүе буенча ул «Голос» проекты турында очраклы гына ишеткән. Кыз кайчандыр аның Америка версиясен караган булган. Кызыгып, сайтына кергән һәм анда гариза калдырган. Тиздән инде аны Мәскәүгә кастингка да чакырганнар. Анда ул, татарча бер җыр җырлап күрсәтүләрен сорагач, «Каз канаты» җырын башкарды. Күптән түгел Эльмира 2013 елгы Универсиада илчесе дә булып сайланган.
Үзебезнең татар кызларына теләктәшлек күрсәтик. Sms җибәреп, алар өчен тавыш бирергә онытмагыз!

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250