Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар гимназиясендә «Гаиләләр фестивале» узды [+ФОТОЛАР]

Р. Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе инде икенче ел рәттән Халыкара гаилә көнендә гаиләләр фестивале оештыра. Аны уку елы азагында үзенә күрә бер ата-аналар җыены дип тә сыйфатлап була.

Татар гимназиясенең төп бурычларының берсе булып балаларга белем һәм милли тәрбия бирү генә түгел, ә гаиләләрне саклап калу, бердәм итү дә тора. Менә шуны күздә тотып, алар гаилә көнен гел икенче форматта оештырып, аны матур бер гадәткә кертәләр дә инде. 
– Киләчәккә нигез дә, тәрбия дә гаиләдә салына. Менә шуның өчен без гаиләләрне гимназия диварларында берләштереп, аларны кул эшләнмәләре һәм кызыксынулары буенча бергә тупларга булдык. Бу күргәзмәнең тагын бер максаты - ул Россия һәм Татарстан тәрбия стратегиясенең барлык юнәлешләрен дә ата-аналарга белгертү. Гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, спорт, экологик, хезмәт тәрбиясе – төп юнәлешләр булып тора. Гаиләләр үзләренә якын юнәлешләрне сайлап, шулар буенча күргәзмә оештырды. Эстетик яктан, мәдәниятне һәм сәнгатьне үз итүче әти-әниләрне дә сәхнәдә күрә алачакбыз, - диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Мөхәммәтҗанова. 
Гаиләләр күргәзмәсендә нинди генә кул эшләнмәләрен күрмәдек тә, нинди генә гаиләләр белән танышмадык? Мәсәлән, Шәмсуллиннар гаиләсе өстәле яныннан тыныч кына узып китеп булмады. Берсеннән-берсе матур бала киемнәре күз явын алды. Икенчедән, моннан сигез ел элек кенә оешкан гаиләдә алтынчыга бәби көтәләр! Яшь булуына карамастан, Ләйсән балаларына киемнәрне үзе тегеп кидертә икән. 
– Бу шөгыль безнең нәселдән килә. Мин үзем дә шушы гимназия укучысы идем. Менә хәзер балаларыбыз да биредә укый башлады. Тегәргә дә биредә укыганда өйрәндем, - дип таныштырды кул эшләре белән хуҗабикә. 
Хәтта балалалр өчен уен палаткасын да үз куллары белән ясаган Шәмсуллиннар. Гаиләләре татулыгын исә ике дә уйламыйча сабырлыкта һәм бер-береңне аңлауда дип тасвирладылар. 
Шактый гаиләләр кызыксынулары буенча берләшеп, класс күргәзмәсен дә булдырганнар иде. Мисал өчен, 2 нче Б сыныйфта ата-аналарның күбесе топиария – кечкенә үзенчәлекле агачлар ясау белән кызыксына икән. 
Соңрак бәйрәм чарасы гимназия сәхнәсендә дәвам итте. Җырга-моңга сәләтле гаиләләр үзләре белән таныштырды. Мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясады. Иң матур һәм сәләтле гаиләләргә бәйрәм азагында дипломнар һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса