Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Спас ярминкәсе чакыра

Алабуга шәһәренең тарихи урыннарының берсе булган Шишкин буаларында 2 августтан 4 есенә кадәр Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Елның-елында бирегә илебезнең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта чит илләрдән дә кул эше осталары агыла. Декоратив-гамәли сәнгать һәм кәсепчелек традицияләрен изге итеп саклаган һәм иҗади яктан тагын да үстергән-ишәйткән бу осталарның оригиналь һәм эксклюзив эшләрен күреп хозурланырга, аларны сатып алырга теләүчеләрнең дә иге-чиге булмый. Анда җитеннән, күннән, затлы тиредән һәм басылган йоннан эшләнгән өс һәм аяк киемнәре, өйне ямьләндерү, күркәм мохит, матурлык булдыру өчен тегелгән, тукылган, чигелгән эскәтерләр, келәмнәр, мендәр япмалары, салфетка, җәймәләр, керамика, фарфор, агач савыт-саба, самавырлар, үрелгән җиһазлар, картиналар, паннолар, агач скульптуралар, уенчыклар, курчаклар, сувенирлар һәм башкалар, һәм башкаларны сатып алырга була. Һәрвакыттагыча, хатын-кызлар исә Спас ярминкәсендә үзләренә бизәнү әйберләре, модалы аксессуарлар сайлап ала алалар. Ярминкәдәге товарлар ассортименты ел саен яңадан-яңа, көтелмәгән кул эшләре белән тулыландырылып, гаҗәпләндереп тора. Килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрегез!

Ярминкә белән беррәттән биредә Бөтенроссия чаң тавышы фестивале дә үтәчәк. Өч көн дәвамында җирле халык, туристлар, күпсанлы кунаклар илаһи бер рәхәтлек иңдерүче чаң тавышларын тыңлый алачак. Ул ярминкәнең төп сәхнәсе белән янәшә урнаштырылган күчмә чаң кагу урыннарыннан да, Спас гыйбадәтханәсе манарасынан да еракларга таралачак. Быел Бөтенроссия чаң тавышы фестивалендә 90 чаң кагучы, музыкант, дини җырлар, фольклор әсәрләр, рус халык җырлары һәм биюләрен башкаручылар катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250