Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәнгать иленә юллама

25 гыйнварда Әлмәт музыка көллиятендә "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗаты фестиваленең финал туры старт алды. Беренчеләрдән булып бакыр һәм агач тынлы инструментларда башкаручылар үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан 15 ел дәверендә уздырылучы әлеге фестиваль кысаларында 50 мең талант иясе зур сәхнәдә чыгыш ясауга ирешкән. "Сандугач сайрар илем"дә һөнәри осталык туплаган 100 гә якын бала бүген Россиянең һәм республиканың иң көчле уку йортларында белем ала. 2011 елда фестивальнең исемле стипендиясе дә булдырылды. Ул үзләренең тормышларын сәнгать белән бәйләгән югары һәм урта-махсус уку йортлары студентларына бирелә. 5 "сандугач" әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган да инде. Ә менә тынлы инструментларда уйнаучылар алар арасында әлегә юк. Бәлки быел егет-кызлар әлеге юнәлештә укуларын дәвам итәргә теләк белдерер һәм стипендиатлар санын тулыландырыр. Бу көнне исә нефть төбәгенең Түбән Кама, Лениногорск, Актаныш, Баулы, Зәй, Алабуга, Җәлил, Азнакай, Әлмәт районнарыннан килгән 130 конкурсант чыгыш ясады. Аларны "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Рухият" рухи яңарыш фонды советы рәисе Р.Мөхәммәдиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлмәт музыка көллияте директоры Г.Еремеева сәламләде.
- "Сандугач сайрар илем" фестиваленә компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов зур игътибар бирә. Шуңа да әлеге чараны финанслау беркайчан да туктатылмый. Безнең фикеребезчә, фестиваль бик яхшы тәрбия чарасы булып тора, шулай ук ул аралашырга, яңа дуслар табарга да ярдәм итә, - дип билгеләде Р.Мөхәммәдиев. Нефтьчеләр нигез салган күркәм традицияләр дәвамлы. Мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен В.Самойлов "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Тынлы инструментларда уйнаучы балаларның күплегенә сокланып, Г.Еремеева аларны фанфар дип атады. Француз теленә тәрҗемәдә тынлы оркестр "фанфар" дип әйтелә.
- Тынлы оркестр булган җирдә тормыш бар, фанфар булган урында - һәрвакыт бәйрәм, - диде Гүзәл Вилсуровна һәм балаларны бәйрәмчә яшәргә өндәде. Бәйге, чынлап та, искиткеч матур төс алган иде. Түбән Кама музыка көллиятенең тынлы инструментлар оркестры, Әлмәт музыка көллияте ансамбле һәм жюри рәисе И.Айнатулловның чыгышлары фестивальдә катнашучыларга көч-дәрт, илһам өстәде. Сәхнәгә күтәрелүчеләрнең һәммәсе дә үзләрен артистларча тотып, кыска гына вакыт аралыгында көй белән яшәде, моңланды. Чыгышларны ТРның атказанган артисты, Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Казан дәүләт консерваториясенең агач тынлы инструментлар кафедрасы мөдире, профессор И.Айнатуллов, Түбән Кама музыка көллиятенең тынлы һәм бәреп уйнала торган инструментлар бүлекчәсе мөдире В.Привалов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тынлы оркестр җитәкчесе һәм дирижер, Әлмәт музыка көллияте укытучысы Н.Прец бәяләде.
Нәтиҗәдә, Алабуганың 2 нче балалар музыка мәктәбенең эстрада-тынлы оркестры беренчелеккә лаек булды. Зәйдән "Гамма-джаз" халык оркестры һәм Җәлилдән "Экспромт" икенче урынны бүлештеләр. Өченче урынны Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбе һәм Лениногорск музыка мәктәбе яулады. Актаныш һәм Мөслим оркестрлары фестиваль дипломнары белән бүләкләнде.
"Ансамбльләр" номинациясендә быел беренче урын беркемгә дә бирелмәде. Икенче урынга Җәлилдән саксофончылар дуэты, Азнакайдан флейтачылар ансамбле, Түбән Каманың 2 нче музыка мәктәбе ансамбле лаек булды. Өченче дәрәҗә лауреатлар булып Зәй музыка мәктәбе триосы, Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбе ансамбле, Зәйнең "Дикси" ансамбле танылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250