Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәләт һәм матурлык бәйләме

Ничә еллар дәвамында шәһәребездә уздырылып килүче "Чыңлы тамчы" бәйгесе быел да искиткеч чыгышлар белән хәтерләрдә уелып калды. Әлеге бәйгедә катнашу һәркем өчен олы мәртәбә, чөнки ул кечкенә йолдызчыкларга олы иҗат юлына чыгуга күпер сала.

Биредә сәхнәгә күтәрелгән һәм җиңү яулаган егет-кызлар соңрак республика, Россия күләмендәге фестивальләрдә лауреат булып, кайберләре үз тормышларын сәнгать белән бәйли. Быелгы 17 нче сезонда да бәйге яңа исемнәр ачты.

28 апрель көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында "Чыңлы тамчы"ның финалы булып узды. Быел анда жюри игътибарына 85 музыкаль номер тәкъдим ителде. Аларда барлыгы 150 гә якын бала чыгыш ясады. Чыгышларның төрлелеге, костюмнарның матурлыгы, кечкенә артистларның таланты һәркемне җәлеп итте һәм соклану уятты. Ә аларның чыгышларын Әлмәт музыка көллияте укытучысы Ә.Нургалиева, Әлмәт музыка көллияте укытучысы, муниципаль камера оркестры солисткасы Р.Кашапова, "Мириданс" хореография ансамбленең художество җитәкчесе И.Әһлиуллиннар бәяләде.

Башка еллардан аермалы буларак быел бәйгенең гран-при бүләге ике кешегә бирелде. Аңа "Вокал" номинациясендә Альбина Хамадалиева һәм Венера Идиятовалар ия булды. Әйтергә кирәк, бары тик "Чыңлы тамчы" бәйгесендә генә гран-при берничә еллык иҗат нәтиҗәләре буенча үз хуҗаларын таба.

"Чыңлы тамчы" бәйгесендә җиңелүчеләр юк. Балаларның һәммәсе дә мактауга лаек. Бу көнне төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләр буенча яшь артистларга I-III дәрәҗә дипломнар тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250