Шәһәр паркы күңел ачарга чакыра
Чарада катнашу ирекле, керү бушлай.
Бу атнада узачак «Яшел Фитнес»ның төп темасы - Космонавтика көне. Бу темага алыну юкка түгел, чөнки бер тапкыр «Яшел Фитнеска» килеп эләккән кеше космонавтлар сыман көн саен актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Шунлыктан бүген Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркына килүчеләрне күңелле зарядка белән каршы алачаклар. Моннан тыш парлап башкарыла торган физик күнегүләр уздыру да планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа