Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Санкт-Петербург Сабантуен әлмәтлеләр һәм Д,Артаньян уздырды

"Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк, Бөрлегәннәре белән. Без яшибез дус-ишләрнең Бер дигәннәре белән!"


"Кәләем" ансамбле репертуарындагы әлеге җыр Санкт-Петербург шәһәрендә узган беренче халыкара Сабантуйның гимнына әверелер дип уйламаган идем. Шулай да, моң белән башланган сәяхәтебез җыр белән тәмамланды. Узып барышлый һәм кайтышлый күзәтүләрне, шулай ук Россиянең төньяк башкаласында күргәннәрне түкми-чәчми укучыларыбызга җиткерергә булдым. Хәерле сәгатьтә!
20 июнь киче. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында Санкт-Петербургта Татарстанны инде икенче кабат тәкъдим итүче әлмәтлеләр ерак араларны якынайтырга әзер. Алда 36 сәгатьлек юл, 45 әр урынлы дүрт автобус килеп туктауга ук тиз арада төяләбез дә юлга кузгалабыз. Солистлар, спортчылар, "Әлмәтем" бию ансамбле, район үзешчән сәнгать коллективлары. Без - журналистларның урыны нәкъ менә Миңлебай, Яңа Кәшер, Кәләй авылы йолдызлары янында. Урнашкач та, Әлмәттә үзләренең кабатланмас аһәңе, моңы, репертуары белән дан тоткан, республикабызның күп кенә почмакларында үз тамашачысын булдырган, илебезнең генә түгел, дөньяның кайбер башка ил халкында да татар моңы, татар җырына мәхәббәт уяткан үзешчәннәр белән танышып чыктык. Танышуыбыз әлеге дә баягы җыр аша, тальян һәм баян моңы аша узды. Менә кайда ул халкыбызның йөзек кашы, менә кайда үз җиренең тугры җаннары! Араларында һөнәри белем алучылары бармак белән генә санарлык, барысын да сәхнәгә табигый сәләт, туган халкы мәдәниятенә мәхәббәт, сагыш-боегуны бар дип тә белмәгән күңелләре алып килгән! Яшьләрнең дә булуы бигрәк тә сөендерә - димәк, үткән белән киләчәк арасында күпер нык. Хәер, анысы турында соңрак.
Көттереп кенә килгән тукталышлар арасын татар җырлары, керәшен моңнары белән тутырып, билгеләнгән вакытка Ленинград өлкәсе, Всеволожск районына килеп җиттек. Әлмәт - Санкт Петербург арасындагы нинди төбәкләрдә нинди бәя, нинди кафе һәм башка шуның ише нечкәлекләрне язып тормыйм, гомумән алганда түзмәслек берни дә булмады сыман. Әлмәттән кузгалып киткән 150 ләп кешенең барысы да юлны күңелле итеп уздырган булып чыкты. Ленинград өлкәсендә данлыклы саналган бер спорт базасы кунакханәсенә урнашкач та, иртәгә Сабан туе узачак мәйданга юл тоттык. Без тукталган кунакханәдән автобус белән Энколово белән Сярьги торак пунктлары арасында урнашкан бу районга чама белән 20-30 минут барасы. Горур наратлы урман күләгәсенә сыенып урнашкан әлеге җирдә ул вакытка инде әлмәтлеләрнең, шулай ук Башкортстан республикасы делегациясенең мәйданчыклары булдырылган иде. Безнекеләргә бары тик урнашып, җырлы-биюле бәйрәм программасына репетиция генә ясыйсы булып чыкты. Бер атна дәвамында оештыручылар тарафыннан татар һәм керәшен "йорты", Универсиада мәйданчыгы, Казан Кремле макеты, һөнәрчеләр остаханәсе, бию һәм җыр сәхнәләре көйләнгән. Боларның барысы да килгән кунаклар арасында кызыксыну уятып, милләттәшләребезнең күңелләре булып китүенә сәбәпче булды.
Петербургның ак төннәре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең төн йокыларын калдырып булса да төньяк башкалага кылган җәяүле сәяхәте газетабызның алдагы бер саннарында урын алыр. Маҗараларыбызның бу тәмле өлешен калдырып, Беренче халыкара Санкт-Петербург Сабантуе-2013 әләме астында ниләр кайнаганын бәян итүгә күчәм.
Сабантуй башланырга вакыт булса да, безнең делегация мәйданга иртәнге җидедә кузгалды. Шунда ук иртәнге ашны кабул итәсе (әйтергә кирәк, Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте пешекчеләре Ленинград өлкәсе кунакларына сый-нигъмәт әзерләүдән тыш, 150 кешелек делегацияне дә көненә өч тапкыр ашатырга өлгерде!), оештыручылар составында килгәнлектән, кунакларны каршы алуга тиешле кайбер эшләрне тәртипкә саласы бар иде. Ике сәгать уздымы-юкмы, безнең мәйданчык тулаем әзер булды, Сабантуйга исә күпләп кунаклар агыла башлады.
Алдан әйтеп узганча, быел оештыручылар комитеты карары белән Петербург Сабантуена халыкара статус бирелү сәбәпле, беренче тапкыр Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан барлык татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләреннән вәкилләр, Польша, Украина, Финляндия, Швеция, Төркия, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан һәм башка күп кенә илләрдән кунаклар катнашты.
Гадәт буенча бәйрәмнең рәсми өлешенә кадәр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге рәсми вәкиле Шамил Әхмәтшин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ профсозы комитеты рәисе Гомәр Яруллин Сабантуй мәйданчыгын карап чыкты. Парламент җитәкчесе бәйрәмдә республикабызны лаеклы тәкъдим иткән Әлмәт районы делегациясе белән канәгать калды.
- Сабантуй шәп, гөрләп бара. Кунаклар күпләп агыла, әлмәтлеләрнең тырышлыгы белән бәйрәм матур оештырылганга күрә шулайдыр, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дөрестән дә, нефтьчеләр башкаласы делегациясе сигез сәгатькә якын барган программаны да җиренә җиткереп әзерләгән иде. Мәйданчыкка килә-керешкә үк кунакларны җыр-моң белән Миңлебайның "Яшь күңелләр" гармунчылар халык ансамбле, Яңа Кәшер Мәдәният йортының "Сөмбел" вокаль һәм "Кәләем" керәшен халык ансамбле каршы алды. "Сөмбел" вокаль ансамбле егетләре Рафаэль Хуҗин һәм Илнар Гыймранов биредә беренче тапкыр катнаша. Тәпи басуга ук биеп киткән сәләтле Яңа Кәшер егетләре бу бәйрәмнең аерата күңелле узуын сокланып күзәткән.

- Биредә яшәүче татарларны печән чабарга, утын ярырга өйрәттек әле, безнең белән фотога төшүчеләр дә күп булды, - дип фикерләре белән уртаклашты алар.
Үз телләренә тансыклаган ленинградлыларга Әлмәт халкы рухи азыкны мулдан әзерләгән иде. Әлмәт төбәкне өйрәнү музее кайбер экспонатларыннан тыш халыкара Сабантуйга кайнар коймак белән кайнар самавыр чәе, ә картиналар галереясы исә һөнәрчеләр остаханәсен баету максаты белән милли бизәкләр төшерелгән төрледән-төрле сувенир продукциясе, башмаклар алып килгән. Һәнәрчеләр арасында Казаннан чүлмәк ясаучы, Свияжск утрау-шәһәреннән тимерче (теләге булганнарга үз куллары белән чүлмәк ясарга яисә бакыр тәңкә сугарга мөмкинлек бар иде), шулай ук тальян ясау остасы, курайчы да бар иде. Гармунчы Айрат Харисов тумышы белән Башкортстаннан. 20 ел эшләү дәверендә ул ясаган гармуннар саны 100 дән артык, балаларга өйрәнү өчен җайлы булган гадирәк уен кораллары да бар.
Җырчы һәм композитор Роберт Андреев, Зиннур Сафиуллин, "Әлмәт егетләре" ансамбле, Зилә Саримова, Юлия Бурчина, Рамил Шәфыйков, Рамил Галимҗанов өр-яңа репертуар белән чыгыш ясады. Аларга кушылып Әлмәт яшьләре - Казан дәүләт консерваториясе студентлары Азат Галимуллин, Инна Иванова чыгышлары да алкышлар белән озатылып барды. "Әлмәтем" халык бию ансамбле генә дә (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Кикар-Сафина) дистәләгән композиция алып килгән иде. Фәридә ханым сүзләренчә, коллективның яңартылган репертуарын үзебезнең Сабан туенда шәһәребез халкы һәм кунакларына күрсәтеп өлгергәннәр.
Сабантуйны ачу тантанасында бәйрәмгә җыелганнарны сәламләгән Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко чыгышында Сабан туен татар һәм башкортларның милли бәйрәме итеп кенә түгел, ә Ленинград өлкәсенә хас көтеп алынган бәйрәм буларак та ассызыклады. Быелгысы 100 нче тапкыр оештырылган (беренче кабат Санкт-Петербургта Сабан туе бер гасыр элек Йосыпов бакчасында узган була).
Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмнең актив оештыручыларына, шул исәптән район башлыгы Мәҗит Салиховка да дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Ә менә сәхнәгә данлыклы Михаил Боярскийның чыгуы, алай гынамы, саф татарча исәнләшеп, татарча котлавы бәйрәмгә җыелганнарга көтелмәгән бүләк булды. Соңрак безгә биргән әңгәмәсендә танылган кино артисты татарлар белән күптән аралашуын, халык ашларын яратып ашау гына түгел, хәтта пешерә дә белүен уртаклашты.
- Барыбыз да Сабантуйны татарлар бәйрәм иткәнчә яшәсәк, дөньяда һәрвакыт тынычлык булыр иде, - диде ул.
Әлмәтлеләр Санкт-Петербургта икенче кабат катнаша. Делегацияне җитәкләгән район башлыгы Мәҗит Салихов Ленинград өлкәсе белән Әлмәт арасында милләттәшлек күпере ныгуына шатлыгын белдерде:
- Безнең делегация килүчеләр арасында иң зурысы. Барыбыз да халкыбызның гореф-гадәтләрен читтә яшәүче татарларга җиткерү өчен, кунакларның күңелләрен күрү өчен тырышабыз. Рәхәтләнеп татарча аралашу гына да ни тора!
Әйтергә кирәк, бу юлы беренче халыкара Сабантуйның төп иганәчесе булып "Татнефть" ААҖ чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашкан Гомәр Яруллин да күңелендә Әлмәтебез өчен, халкыбыз өчен горурлык хисе булуын белдерде.
Җәлил Насретдинов, Әлмәт кулланучылар җәмгыяте рәисе:
- Беренче халыкара Сабантуйга татар халык ашларын мулдан алып килдек. Узган ел чәк-чәк, бавырсакны яратып алганнар иде, шуңа күрә быел икеләтә күбрәк пешердек. Аны әзерләү өчен бер атналап вакыт кирәк булды.
Фәридә Дәүләтбаева, Санкт-Петербург шәһәрендә троллейбус йөртүче:
- 3 ел элек Татарстаннан бирегә бәхет эзләп күченеп килгән идем, инде хәзер туган ягыбызны сагынып яшим. Сабантуйга килеп халкыбызның сый-нигъмәтләреннән дә авыз иттек, җырладык та, биедек тә, күңелләр йомшарып китте.
Сания Сәләхетдинова, Санкт-Петербург шәһәрендә кондуктор:
- Татарлар күп безнең шәһәрдә, троллейбуста йөргәч, татар сөйләмен еш ишетергә туры килә. Шулай да мондый чаралар елга бер генә уздырыла шул, кызганычка каршы.
Кадыйр Сәйфуллин, Санкт-Петербург татары:
- Кайчандыр шул урында үзебез оештыра торган идек милли бәйрәмебезне. Хәзер картайдык инде, шулай да гореф-гадәтләребезне дәвам итүчеләр булуына шатланам, бигрәк тә яшьләрнең күп булуы куандыра.
Эльмира Фәрхетдинова, Израиль татары:
- Туганыма кунакка кайтып очраклы рәвештә эләктем монда. Шатлыгым эчемә сыймый! Кызганыч, Израиль татарлары белми калган.
Сабан туе милли уеннардан башка узмады. Капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату, башкортларга хас булганча уктан ату, үзбәкләр оештырган аркан буенча узу трюклары мәйданны шау-гөр китереп торды. Моннан тыш балалар өчен күптөрле тамаша, утын яру, кувалда белән бер сугуда кадак кагу, "Шүрәле" (болары әлмәтлеләр мәйданчыгында иде) кебек уеннар да узды. Әлбәттә инде, Сабантуйның төп ярышы - келәмдә. Баш батыр өчен бүләкне - Лада Калина автомашинасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әзерләде. Иң көчле көрәшчеләр җыйналган халыкара Сабантуйда Әлмәтнең данлыклы батырлары да көч сынашты. РФ милли көрәш буенча спорт мастеры Ильяс Галимовка җиңелләрдән булмады. Чөнки 100 кг авырлыктан өстә булган пәһлеванга үзе кебек үк баһадирларны алып салырга туры килде. Тир түгелсә түгелде, ләкин җиңү белән бергә өр-яңа автомашина бу юлы Әлмәт егетенә насыйп булды. Быелгы Сабантуйларда бу инде Ильясның өченче машинасы. Афәрин!
Ару-талуны автобус багажына төяп, күңелләргә бары тик иң уңай тәэсирләрне генә туплап кабат юлга кузгалдык. Алда - тәүлек ярымлык юл, ә күңелләрдә һаман моң агыла: "Алтын тәңкә безгә зур мал түгел, бер күрешүләре әллә ни!.."
Рәдифә Ногманова
Юрас Сафиуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250