Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салаватның туганы Айдар Фәтхетдинов: «Гафу итегез, абыема охшаган дип, пластик операция ясата алмыйм инде»

Айдар - Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы. Эстрадабызның мэтры - Салават Фатхетдиновның бертуган абыйсының улы.

- Айдар, хәлләрең ничек?

- Әйбәт, алга таба. Концертлар белән гастрольләрдә йөрибез, әле дә юлда. Башкортстан буйлап сольный концертларым бара, "солянка"ларда катнашам, банкетлар да үткәрәм. Әле узган атнада гына Казанда Мурат Гайсинның концертында чыгыш ясадым, Казанлылар бик җылы каршы алды.

- Йөз-кыяфәтең, тавышың гел Салават абыеңныкы. Башка яшь җычылар сыман аңа охшатып җырлавыңмы, әллә инде эш геннардамы?
- Әлбәттә, геннар. Ничек бар - шундый мин. Пародистларга караганда миңа җинелрәк, кыланасы юк. Гафу итегез, тышкы кыяфәтне үзгәртергә пластик операцияләр ясата алмыйм, тавышны да берничек тә үзгәртеп булмый. Аллаһы Тәгалә мине шулай яраткан. Мин Салават абыема охшашлыкның яхшы якларын гына курәм, анын тамашачысы мине дә ярата. Эх, холкым да аныкына охшаса иде!

- Әмма халыкның теле тик тормый. "Салават белән аралары бик начар икән", - дип тә сөйлиләр.
- Юк инде, нишләп?! Казанга барганда аларда тукталам, Салават абый да, Ләйсән апа да бик кунакчыл. Әйе, концертта шул темага кагылышлы сораулар белән хатлар да килә. Жавап бирәм: абый-эне буларак, аралар бик яхшы, ә менә жырчы буларак ул мина ничек карыйдыр, анысын узеннән сорагыз. Җырчымени ул дип сораса да, бер дә аптырамыйм, чөнки ул минем яшьтә үк бик зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше.

Салават абый холкы белән гел зур инәй (әби) инде! Зур инәбез дә нечкә күңелле бит. Ул читтән генә сүгенә, тупастыр кебек. Чынында исә, ул кешелекле һәм бик кече күңелле. Изге күңелле кеше ул. Син аның белән бер чәшке чәй эчеп кара, нинди акыллы әңгәмәдәш икәнен аңларсың. Ул беркайчан да киңәшен кызганмый.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса