Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Кадерле әлмәтлеләр һәм калабыз һәм районыбыз кунаклары!

Сабан туе - һәркем көтеп ала торган, һәркем ярата торган милли бәйрәмебез. Бүген аны Татарстаннан читтә, шактый еракта яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп үткәрә. Борынгы "сабан бәйрәме" Татарстанда дәүләт бәйрәменә һәм дөньяның күп кенә калаларында рәсми шәһәр тантаналарына әйләнде. Һаман саен яңа традицияләр белән баетыла барса да, аның гасырдан гасырга күчеп килүче асылы, үзенчәлекләре сакланып кала. Россия Федерациясендә Россия тарихы елы һәм Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы үткәрелгәндә бу аеруча кыйммәтле. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң халкыбызның хезмәт сөючәнлегенә, кунакчыллыгына һәм милли мәдәни мираска тугрылыгына дан җырлана.
Быелгы Сабан туе Россия көне - дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү уңаеннан үткәрелә торган дәүләт бәйрәме белән туры килә. Безнең барыбызны да Ватаныбыз язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлау, аны нык алга киткән, чәчәк атучы илгә әйләндерү омтылышы берләштерә.
Без ышанабыз, бу көн истә калырлык, күркәм вакыйга булыр, һәрбарчабызга рухи көч һәм дәрт өстәр, милли традицияләребезне һәм йолаларыбызны саклап калырга һәм тагын да арттырырга ярдәм итәр, һәркайсыбызны туган төбәгебез хакына яңа казанышларга рухландырыр!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250