Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рус җырчыларын Яңа ел мәҗлесенә чакыру күпмегә төшә?

Җырчылар акчаны елга ике тапкыр көрәп эшли - Cабан туйларында һәм Яңа елда. Бусагада - икенче "урак өсте". Рус җырчыларын Яңа ел мәҗлесенә дәшү күпмегә төшә икән?

"Экспресс-газета"да язылганча, иң кыйммәтле җырчы - Вера Брежнева. Ул бәйрәмдә 8 миллион сумга эшләргә әзер. Әмма "ВИА Гра" төркеменең элеккеге солисткасы спиртлы эчемлекләрдән кискен рәвештә баш тарта. Моннан тыш, гримеркада аңа минераль су, җиләк-җимеш, итле һәм балыклы ассорти әзерләп куярга кирәк.

Стас Михайловның чыгышына якыннан бер сәгать хозурлану Яңа ел кичендә кимендә 6 миллион сумга төшә. Сорый белеп сорасаң, "бис"ка да җырлатырга мөмкин, әмма ул теләсә кем белән фотога төшми, оешма җитәкчеләрен генә якын китерә. Сүз уңаеннан, Михайлов үзе белән 16 ярдәмчесен дә алып килә, ә аларның барысын да тәмле итеп ашатырга һәм эчертергә дә кирәк.

Дүрт миллионга Верка Сердючканы чакырып була, тик аңа да 20 кешелек командасы тагылып килә. Күңелең генә түгел, табыннарың да киң булсын бу очракта.

Дүрт миллион ярымга Дмитрий Нагиев, Иван Ургант, Валерий Меладзе киләчәк. Быел "Евровидение"дә Россияне тәкъдим иткән Полина Гагарина чыгышы бер миллионга очсызрак - 3,5 миллион сум, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса