Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Россиянең яшь талантлары һәм йолдызлары” кабат Әлмәттә

Шул исемдәге фестиваль - Мәскәүнең "Иҗат мәктәбе" белән Әлмәтнең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятенең уртак проекты.

Аның кысаларында дистә елга якын вакыт эчендә республиканың һәм илнең танылган музыкантлары Әлмәт студентларына мастер-класслар уздырды, тамашачылар күңеленә онытылмаслык чыгышлары белән уелып калды. Соңгы очрашуда да ике көнгә сузылган тәҗрибә уртаклашу "Нефтьче" Мәдәният сараенда зур концерт белән тәмамланды. Анда Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Рөстәм Кудояров (фортепиано), музыка көллиятенең "Мастер-класс" иҗат мәктәбе ярдәме белән Болгария һәм Испаниядә халыкара бәйгеләрдә катнашкан студентлары һәм мөгаллимнәре дә чыгыш ясады.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250