Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Р.Миңнеханов белән М.Шәймиев Болгарда 3 объект ачты

Алар - Хан сарае, Табиб йорты һәм һөнәрчелек остаханәләре.


Кичә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булды. Алар эш сәфәре кысаларында Хан сараен карады һәм Табиб йорты, һөнәрчелек остаханәләрен ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, соңгы 2 елда борынгы Болгар шәһәрендә һәм Свияжски утрау-шәһәрчегендә күп эш башкарылды. "Әмма безнең ниятләр җитди - бу объектлар Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Республика башлыгы бу объектларны торгызуда һәм реконструкцияләүдә катнашучыларга - тарихчылар, архитекторлар, төзүчеләр һ.б. рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында ассызыклаганча, белгечләр, экспертлар, тарихчылар һәм заманча технологияләр ярдәмендә киләчәк буын өчен Хан сараеның борынгы нигезе саклап калынды. Аның сүзләренә караганда, бу барлык галимнәр һәм тикшерүчеләр өчен өйрәнү мәйданчыгы һәм ачык мисал булып тора. Хан сарае - Болгар шәһәрендә зурлыгы буенча өченче корылма, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе. "Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә дәгъва белдерүчеләр саны күп, әмма безнең потенциал яхшы", - дип ассызыклады ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев бу объектларның төп инвесторы, "Русский стандарт" корпорациясе президенты, "Русский стандарт банкы" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Тарикога "Яңарыш" республика фонды Рәхмәт хатын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды. Шулай ук "ТатСНРУ" ААҖ генераль директоры Юрий Егорушкинга, "Стройдорсервис" ААҖ генераль директоры Илгиз Зәйдаровка һ.б. Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хан сарае - ул Болгар шәһәренең яңа ачыкланган архитектура һәйкәле, ул 13 гасырның кирпеч-таш корылмасы калдыкларыннан гыйбарәт.
Хәзерге вакытта Хан сарае өстенә поликарбонаттан саклау корылмасы төзелгән, ул уникаль архитектура һәйкәлен начар һава шартларыннан саклау өчен заманча технологияләр буенча Юнеско таләпләренә туры китереп эшләнелгән.
"Табиб йорты" музееның фәнни концепциясенең төп максаты фән, аерым алганда, медицина, фармакология, шулай ук бу тармак белән бәйле үсеш алган һөнәрчелек үзәге буларак Болгар һәм Идел буе Болгарының роле чагылудан гыйбарәт.
Музей экспозициясендә Идел буе Болгарыннан мөселманнар арасында танылган урта гасыр табибы Таджаддина ал-Булгари язмалары төп урын алган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында Ак мәчет янына агачлар утыртуда катнашты.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса