Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нурзадәнең туй тамашасын 5 тамада алып барачак

Җырчы Нурзадә туйга әзерләнә, әмма кунакларны ул ресторанга түгел, ә 8 ноябрь көнне Казанның филармония концертлар залына дәшә.

-Әлегә бөтен серне дә ачып бетерәсе килми шул, - диде ул безгә Интернет челтәрендәге туй күләмәге киеп төшкән фотосын күргәннән соң шалтыратуыбызга җавап итеп. - Тамашага биш тамада чакырулы. Шунысы да кызыклы, тамашачылар кунаклар ролендә булачак. Алар җырлап-биеп, күңел ачачак. Концертыбызның тагын бер үзенчәлеге - әлеге кичәдә чыгыш ясаячак җырчылар минем җырларымны башкарачак. Әле менә күптән түгел генә Гөлнара Габидуллина белән сөйләштек. "Бик матур җыр килеп чыкты", - диде. Минем җырымны Айгөл Бариева башкаруында да ишетә алачак тамашачы.
Исегезгә төшерәбез, быел Нурзадә Рөстәм Зәкүан сүзләренә күп җырлар иҗат иткән иде. "Кунаклар" аларны да ишетәчәк.
Шушы мәшәкатьләр белән чабып йөргән көннәрендә җырчыга бик нык борчылырга да туры килгән. Бер атна элек әнисе өченче тапкыр инфаркт кичергән. Аның да хәлен сораштык.
-Хәзер, Аллага шөкер, әни алга таба, хәле яхшырды, - диде ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса