Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәни әлмәтлеләр Тукайны зурлады [+ФОТОЛАР]

Бүген 12 нче мәктәптә Габдулла Тукайның тууына 131 ел булу уңаеннан бик матур чара узды.

Аны мәктәп белән берлектә 29 нчы "Диңгезкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалар әзерләгән иде.
- Безнең мәктәптә дәвамчанлыкка зур игътибар бирәләр. Бик еш шулай
бакча коллективлары белән чаралар, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Ел да Габдулла Тукай туган көнендә менә шулай зур чарага балаларны җыябыз. Балаларны кечкенә яшьтән сәнгатькә һәм иҗатка тарту мөһим, - диде12 нче мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәзинә Хәсәнова.
Бакча коллективы Тукайның "Су анасы" әкиятен дә сәхнәләштерде. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен, шигырьләрен яттан сөйләде. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса