Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәхәббәткә сусаганнар аны Әлмәттә таба ала [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Аның өчен берничә шартны үтәргә кирәк булачак.

Әлмәт картиналар галереясендә инде алтынчы ел эшләп килүче арт-кунакханә яңа сезонын ачты. Февраль аеның темасы - мәхәббәт. Ни өчен дигән сорауга оештыручылар бик гади итеп җавап бирә - язга күп калмады, ә йөрәкләрендә сөю учагы дөрләгәннәргә салкыннар киртә була алмый. Шуңа күрә мәхәббәт темасына багышланган җыр-музыка, шигъри чыгышлар чираттагы кунакханәгә килүчеләрнең рухына азык булгандыр.
Сөюгә сусаганнарга нишләргә соң? Беренчедән, мәхәббәтнең асылын аңларга кирәк. Аны, белүебезчә, һәр йөрәк үзенчә яңарта.
Икенчедән, матурлыкны күрә белергә кирәк. Аның өчен Әлмәттә мөмкинлекләр җитәрлек - мәдәни учреждениеләрдә әледән-әле зур концертлар да булып тора, театрның да ишеге һәрвакыт ачык. Картиналар галереясендә дә күргәзмәләр һәрдаим яңартыла.
Чираттагы очрашу 14 февраль - гашыйклар көнендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса