Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдәният учагы сүрелми

Новоникольск авылында мәдәниятле, җыр-моңга һәвәс халык яши. Биредә һәр бәйрәм, истәлекле дата зурлап, тантаналы шартларда билгеләп уздырыла һәм аларга барлык буын вәкилләре дә җәлеп ителә. Быелның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында бүген без Мәдәният йорты директоры Фәридә Хәмидуллина белән әңгәмә корабыз.


- Фәридә Әсәтовна, быел республикабызда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында җирле традицияләрне, йолаларны яңарту, саклау һәм үстерүгә зур игътибар биреләдер, мөгаен.

- Әйе, быел аеруча милли-мәдәни чараларга өстенлек бирергә тырышабыз. Халкыбызның мирасын барлауны, буыннардан-буыннарга җиткерүне һәм сәнгати дәрәҗәгә күтәрүне максат итеп куеп, авылдашлар белән бергәләп эшлибез. Мәдәният бит ул милләтне үстерә, балаларны әхлаклы, итагатьле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүдә дә төп коралларның берсе булып тора. Шуңа да һәр чарага яшьләрне, укучыларны чакырабыз, буыннар бәйләнешен булдырырга омтылабыз. Борынгы гореф-гадәтләрне югалтмыйча, аларга заманча төсмер бирү өлкәннәрнең дә, яшь буынның да күңеленә хуш килә. Елны без Раштуа бәйрәмен каршылау белән башлап җибәрдек. Яшьләр өчен мавыктыргыч уеннар оештырдык. Ватанны саклаучылар көне, 8 Март бәйрәмнәрендә уздырылган концерт, бәйгеләрне әле дә онытырлык түгел. Күңел ачу чаралары белән беррәттән без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да игътибар бирәбез. Кече яшьтән үк балалар арасында аңлату эшләре алып баруның нәтиҗәсе бар дип уйлыйм. Күмәк чараларда шәхсән һәркем үзен башкалар белән чагыштыра һәм яхшы сыйфатларны үзләштерә ала. Аннан соң командалар белән ярышканда яшүсмерләрдә азмы-күпме җаваплылык хисе барлыкка килә. Җыр-моңның бала тәрбияләүдә тәэсире көчле булуы мәгълүм инде. Гүзәл холыклы, матур гадәтле киләчәк тәрбияләүдә көчебезне кызганмыйбыз. Март-апрель айларында укучылар өчен спорт эстафетасы, яшьләр белән "Матурлык һәм сәламәтлек" дип исемләнгән фикер алышулар үткәрдек. Шунысы сөендерә, егетләр-кызлар бик актив.
- Сезнең Мәдәният йорты үзенә генә хас бәйрәм чаралары оештыру буенча аерылып тора. Газета укучыларыбызны шулар белән дә таныштырып үтсәгез иде.
- Мәдәни чаралар, җыр-моң, күңелле уеннар, гадәттә, яшүгә көч бирә, яшәртә, күтәренке кәеф бүләк итә. Хәзерге болгавыр заманда аеруча рухи якны кайгыртырга кирәк. Шуңа да без үзебездә күркәм традицияләр булдырдык, ай саен туган көннәрен билгеләүчеләрне чакырып, аларны тәбриклибез, атна саен өлкән яшьтәгеләр өчен күңел ачу чаралары оештырабыз. 80 нче, 90 нчы елгы дискотекалар, "Караоке кичәсе", "Биюләр сәгате", "Музыкаль викториналар да еш үтә бездә. Чәршәмбе көннәрендә балалар өчен фильмнар, әкиятләр, пәнҗешәмбедә яшьләр өчен нәфис фильмнар күрсәтәбез. Гаиләләрне барлау, әти-әниләр, әби-бабайлар, нәниләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан уздырылучы бәйгеләрдә авылдашлар теләп катнаша. Ветераннар да чаралардан читтә калмый. Бигрәк тә Җиңү көнендә аларга хөрмәтебезне җиткерәбез. Сабантуй бәйрәмнәрен дә авылдашлар белән бергәләп, оешкан төстә уздырдык. Әлеге чараларны оештыруда Новоникольск авыл җирлеге башлыгы Г.Николаеваның, мәдәният идарәсе начальнигы Г.Пайдуллинаның, район Мәдәният йорты, шәхсән З.Галиеваның ярдәмнәрен тоябыз, рәхмәт аларга. Новоникольскта мәдәният учагы һичкайчан сүрелмиячәк дип әйтергә җирлек бар, чөнки бездә сәнгатьне сөюче, мәдәниятле халык яши.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250