Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдәният идарәсе оештырылуга 20 ел тулу уңаеннан Әлмәт фидакарьләре хөрмәтләнде

Әлмәт өчен быел юбилейларга бай булды.

Шәһәрнең 60, Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгыннан тыш, кайбер предприятие-учреждениеләрнең дә юбилейлы туган көннәре билгеләп үтелде. Мәдәният идарәсе оештырылуга да 20 ел вакыт узды. Мәдәният өлкәсендә казанышларга ирешкән фидакарьләр бу уңайдан район башкарма комитеты бинасына җыелды.

Шәһәрдә һәм райондагы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. Бәйрәм-тантаналарның ни дәрәҗәдә оештырылуы, үткәрелүе иң беренче чиратта аларга бәйле. Килгән кунаклар мактап, сокланып китә икән, димәк, тырышлык бушка китмәгән. Узган ел гына да мәдәният идарәсе тарафыннан 12 меңләп чара оештырылган. Шуның 665 е 14 яшькә кадәрге балалар өчен.

Мәдәният хезмәткәрләренең барысы хакында да фидакарьләр дияргә була. Алай булмаса, аз хезмәт хакы алуларына да карамастан, җаннарын-тәннәрен биреп эшләр идеме икән алар. Юбилей уңаеннан район башлыгы Мәҗит Салихов аларның кайберләренә һәм ветераннарга республика Мәдәният министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын, шәһәрнең 60 еллыгына чыгарылган юбилей билгесен тапшырды.

- 2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителә. Без түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында Дәүләт Советы, район һәм шәһәр Советлары депутатлары белән зур планнар кордык. Әгәр аның 80 процентын гына үтәсәк тә, бик яхшы була. Мондый хезмәткәрләр, ветераннар белән яңадан-яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкин булуына шик юк, - диде ул, рәхмәтен җиткереп.

Депутатлар белән очрашу вакытында күп кенә мәдәният учреждениесенең капиталь ремонтка мохтаҗлыгы да искәртелгән. Дәүләт Советы депутаты, музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева парламент тыңлауларында калабызның музыка мәктәпләрен мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасына кертүләрен сорап чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә 1 нче балалар музыка мәктәбе программага кертелгән. Проблемалар моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Әмма алар хакында сүз кузгатылган икән, Мәдәният елы мәдәният хезмәткәрләренә һәрьяклап та уңыш-табыш алып килер, иншалла.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250