Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Марат Бәшәров пәйгамбәр ролен башкарачак

Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мәскәүнең мөселманнар Диния нәзарәте 24 гыйнварда Мәскәү шәһәренең «Crocus City Hall» концерт залында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәме оештырачак.

"Җан белән сөйләшү" дип аталган әлеге мәдәни-агарту чарасында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Анда төп рольне Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров башкарачак. Мәскәүнең Мемориаль мәчете имамы Шамил Аләүтдинов та монда актер буларак катнашачак. Кичәдә "Голос" телетапшыруы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм тагын кырыклап артистның чыгыш ясавы көтелә, дип яза Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса