Әлмәттән педагог – җиңүче!
ТР Министрлар Кабинетында "Созвездие-Йолдызлык" 17 нче ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Төрле номинацияләрдә беренче урын яулаган катнашучыларга 35 махсус дәүләт стипендиясе булдырылган. Бәйгедә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь талантлар катнашты. Җиңүчеләр «Хореография», «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло» һәм «Конферанс» номинациясендә бүләкләнде. Стипендиягә ия булганнарны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев котлады. Алар арасында Әлмәттән бердәнбер вәкил дә бар. 25 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Максим Апраксин «Конферанс өлкән төркем» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа