Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттәге иң матур киез итек кемдә? [+ФОТОЛАР]

Бу сорауга төгәл җавапны узган кичтә үзәк чыршы янындагы тамашаны карарга килүчеләр һичшиксез белә.

"Яңа елның 100 көне" проекты кысаларында шәһәребездә киез итекләр бәйгесе оештырылган иде. Анда теләге булган һәркем - олысы да, кечесе дә катнаша алды. Әлмәтлеләр үзләренең осталыгын берничә төрле стильдә сынап караган. Итек бизәү өчен чыршы уенчыклары, ялтыравыклар, чигеш җепләре, хәтта бисерлар да кулланучылар бар иде.
Алар үзләренең итекләрен күрсәтеп бәйрәм мәйданчыгының үзәге булган шугалактан уздылар. Шуннан соң бәйрәмгә килүчеләр һәрберсенең эшләрен бәйрәм сәхнәсеннән дә күрә алды.
Нәтиҗәдә җиңүче итеп Галина Чикләвекова танылды. Белеме буенча рәссам булган әлеге ханым үз итекләренә тиен рәсеме төшергән.
Моннан тыш бәйрәмдә шулай ук бизәкле чаналар бәйгесенә дә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса