Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Үзәк чыршы утларын кабызды [+ФОТОЛАР]

Әлмәткә дүшәмбе салкыннары, бураннары белән кыш килде. Чып-чын кыш. Нәкъ шушы көнне калабызда Үзәк чыршы ачылды.

Салкын җил беркемне дә куркытмады. Балаларын кайсы җитәкләгән, кайсы чанага утырткан әти-әниләр, яшьләр, хәтта өлкәннәр дә аллы-гөлле төсләргә күмелгән Нефтьчеләр мәйданын тутырып килде. Сагынылган шул Яңа ел чыршысы. Өстәвенә ул быел тагын да гүзәлрәк, шәһәрчеге дә башка еллардан аерылып тора. Сихри шәһәрчек яныннан битараф кына узарга мөмкин түгел иде. "Эштән кайтып килешем. Өйгә тиз генә кайтмам, ахрысы. Улым белән кызым тимераякларын күтәреп килеп тә җиткәннәр. Бигрәк матур, күңелле", - диде шәһәрдәшебез Роза Арысланова да.

Хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елда бәйрәм өчен махсус "Яңа елның 100 көне" дип исемләнгән проект гамәлгә куелды. Проект кечкенәләрнең дә, зурларның да мәнфәгатьләрен игътибарга алган. Сабыйлар рәхәтләнеп төрле карусельләрдә әйләнеп, ихластан шатланса, калган үсмерләр, яшьләр төрле зурлыкта ясалган таулардан, шугалакта чыр-чу килеп шуды. Ә шугалак... Республиканың көньяк-көнчыгышында мондый зурлыктагы - 4500 квадрат метр мәйданлы шугалак беркайда да ясалмаган. Алып баручылар да Үзәк чыршы һәм аның каршындагы шугалак ачуны уникаль вакыйга, аны ясаучыларны тылсымчылар дип искәрттеләр.

- Бүген без "Яңа елның 100 көне" проектын ачабыз. Ул һәркем биредә рәхәтләнеп ял итсен, үзен чыныктырсын, күңеленә хуш килгән шөгыль таба алсын өчен булдырылды. Безгә сихри әкият мохиты тудырырга мөмкин булды. Әлмәтлеләр моңа лаек. Биредә тырыш, туган җирләрен яраткан кешеләр яши. Без Яңа ел бәйрәме 100 көнгә сузылсын өчен тырышачакбыз, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Шугалак бушлай эшләячәк. Тимераяклары булмаганнарга кайгырасы юк - янәшәдә генә махсус прокат бинасы ясалган. Акчасыз гына бер нәрсә дә эшләп булмый. Проектны финанслауда, ягъни шушындый матурлык тудыруда, кызыклы чаралар оештыруда, һәрвакыттагыча, нефтьчеләр ярдәмгә килгән. "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев әлмәтлеләрне, кунакларны Үзәк чыршы ачу тантанасы һәм якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, быелгы күркәм үзгәрешләрне дә искәртте.

Ниһаять, Әлмәттә Үзәк чыршыны кабызу мизгелләре җитте. Тагын күңелле яңалык - алып баручылар халыктан Дед Морозны түгел, ә үзебезнең татар Кыш бабаен чакыруны сорады.

- Кыш бабай! Кыш бабай, кил, без сине көтәбез! - бөтен милләт вәкилләре татарча әнә шулай кычкырды.

Үзенең ярдәмчеләре, әкият геройлары, аниматорлар белән бу вакытта шугалакта тимераякта йөргән Кыш бабай сәхнә түренә узды. Яңа ел чыршысы утларын кабызды, тирә-юньгә, күк йөзенә фейрверкның сихри нурлары, төсләре таралды.

Әмма бәйрәм моның белән бетмәде, бу аның башлануы гына иде әле. Мәскәүдән үк килгән DEVILSSS SHOW артистлары халыкны тагын да кыздыра төште. Төрле уеннар, викториналар сәхнәдә дә, боз өстендә дә барды. Шугалакта да интерактив программа әзерләнгән иде.

Кешеләр рәхәтләнеп фотога төште. Моның өчен махсус урыннар күп иде. Утырып ял итәргә куелган эскәмияләр, кулны җылыту өчен утлар һәм башкалар - һәммәсе күңелгә хуш килде. Өстәвенә шушында ук кайнар коймак, хот-дог тәкъдим итеп торалар. Бераз өстәрәк эшмәкәрләр шашлык кыздырды, тәм-том белән сыйлады. Рәхәтләнеп, арып-талып тау, шугалакта шуганнан соң коймак белән чәй эчкән әлмәтлеләр янәдән күңел ачарга юнәлде.

Әлмәттә боланнар яшәми. Күбебезнең аны янәшәдән күргәне дә булмагандыр. Алар урнаштырылган абзар шунда ук халык белән тулды. Балалар аларны сыйпап кына калмады, мәйдан тирәли чанага утырып та йөрде. Онытылмаслык мизгелләр! Яңа елны әнә ничек матур, онытылмаслык итеп каршы алабыз.

- Без, чыннан да, 2016 елны лаеклы каршылыйбыз Республика Президентының барлык программаларын тормышка ашырдык. Бик күп социаль объектлар төзелде, юллар төзекләндерелде. Әлмәттә икътисад та тотрыклы үсештә, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин азактан журналистларга биргән әңгәмәсендә. - Без "Татнефть" компаниясе үзенең инвестиция программалары белән нефть чыгаруны киметмәс, заводта эшләүчеләр дә производство планнарын үтәр дип ышанабыз. Район инфраструктурасы да тулы күләмдә эшләр. Барлык муниципаль бурычларны үтәүне гарантиялибез. "Яңа елның 100 көне" проектына килгәндә, максатыбыз - кешеләрне телевизор экраннарыннан, балаларны социаль челтәрдән арындырып тору, аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, яхшы кәеф белән тәэмин итү. Яхшы кәеф ул - сәламәтлек чыганагы.

Бәйрәм белән, дуслар! Яңа ел шәһәрчеге, "Яраткан Әлмәтем" шугалагының ишекләре ачык, рәхәтләнеп саф һавада күңел ачыйк!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса