Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә журналистларга Иван Винокуров исемендәге премия бирелә башлый

Премия ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы һәм "Әлмәтнефть" идарәсе тарафыннан "Әлмәтнефть" идарәсенең "Нефтяник" газетасының элеккеге баш мөхәррире Иван Винокуров (1930 - 1994 еллар) истәлегенә булдырылды.

Премия массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, корреспондентлары, ТВ хезмәткәрләре, редакцияләрнең техник хезмәткәрләре (дизайнерлар, верстальщиклар, корректорлар), журналистлык хәрәкәте ветераннары, яшь авторлар (30 яшькә кадәр) арасыннан иң лаеклыларга биреләчәк. Шулай ук ике кызыксындыру премиясе дә каралган.

И. Винокуров исемендәге премия бер үк авторга берничә тапкыр бирелергә мөмкин, әмма төп шарт - автор премия алгач, 5 елдан соң гына аңа кабаттан дәгъва итә ала.

Премия Винокуровның туган көненә (10 гыйнвар) һәм Әлмәт матбугаты туган көненә (23 гыйнвар) багышлап, тантаналы шартларда тапшырылачак. Лауреатларга дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса