Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә урам театрлары эшли башлый

«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал - аргентиналы Loco Bruscaдан мастер-класслар башланып китә.

Luis «Loco» Brusca - тамашачыларның төрле категорияләре алдында чыгыш ясау буенча күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия булган профессиональ урам артисты. Урам интерактивы, ягъни актерның тамашачылар белән үзара хезмәттәшлеге остасы. Loco Brusca спектакльләре кешеләрнең аңын яхшы якка үзгәртүгә юнәлдерелгән һәм тормыш-яшәешебезнең мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Ул «serious comedy» жанрында эшли - юморны төп эш коралларыннан берсе итеп файдалана. Испания, Япония һәм башка илләрдә узган күпсанлы фестивальләрдә премия яулаган лауреат. Моннан тыш, буто япон биюе техникасын бөтен камиллегендә белә.
Loco Brusca - actor-dancer-director.
"It is an actor without limits, while, mime, clown and a delirious art of improvisation."
Loco Brusca турында тулырак: www.locobrusca.com
17 июньдә Loco Brusca урамда ачык занятие үткәрәчәк. Шуның белән аның Әлмәт урам артистлары өчен мастер-класслар курсы тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса