Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Татар егете-2017» җиңүчеләре ачыкланды [+ФОТОЛАР]

Яңа Кәшер Мәдәният йортында «Татар егете-2017» район бәйгесе үтте.

Район торак пунктларыннан унбер егет әлеге исемне яулау өчен көч сынашты. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, "Альметьевский вестник" газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Икътисамов, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова, 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Рамилә Хәйруллиналардан торган жюрига җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады. Нәтиҗәдә абсолют җиңүче дип Түбән Абдулдан Алмаз Шәрифуллин танылды. Мәмәттән Габделфәт Ямалиев 1 нче дәрәҗә, Чупайдан Ралиф Галимов 2 нче дәрәҗә, Нәдердән Ильяс Гобәйдуллин 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Калганнарга түбәндәге номинацияләр буенча исемнәр бирелде: «Зиннәтле егет» - Тайсуганнан Данил Ризванов,
"Кызлар күңелен яулаган егет" - Кәшердән Илсур Гәрәйшин,
"Зирәк егет" - Кама-Исмәгыйльдән Илнар Газизов,
"Баһадир егет" - Югары Мактамадан Эльфир Гайфуллин,
"Баллы телле егет" - Әлмәттән Ильмир Сәхәбетдинов,
"Тапкыр егет" - Кичүчаттан Илнур Насыйбуллин,
"Милли җанлы егет" - Сөләйдән Ильяс Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса