Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге студентлар иҗатының VI “Тормыш, исәнме!” республика фестиваленең гала-концерты булды

Нефтьчеләр башкаласы дип йөртелүче Әлмәткә хаклы рәвештә студентлар иҗаты башкаласы дип тә әйтергә була - "Тормыш, исәнме!" фестивале моңа дәлил.

Аңа нигез салган Әлмәт дәүләт нефть институты кайчандыр чараны шәһәр күләмендә генә уздыруны күздә тотса, соңрак ул республика киңлекләренә чыкты. Хәзер исә оештыручылар фестивальне Россия дәрәҗәсендә уздырырга ниятли. Күрше Башкортстанда (Саҗидә Сөләйманованың туган ягы) гомер кичерүче сәләтле яшьләрнең дә иҗа­тын бәяләү, алар фикеренчә, бик дөрес һәм урынлы адым булачак, һичшиксез, фестивальгә яңа сулыш кертәчәк. Институтның беренче проректоры, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Алексей Иванов катнашучылар санының елдан-ел артуын, ике дистәгә якын уку йорты катнашуын билгеләде. Фестиваль, миңа калса, әле чыгыш ясаучыларның төрлелеге белән дә киңәер төсле, чөнки быел анда студентлар гына түгел, "Татнефть" компанияләр төркеменә кергән предприятие яшьләре дә катнаш­кан. «АЗС-Үзәк» хезмәткәрләре үз иҗатларын тәкъдим итеп, моңа тәүгеләрдән булып башлангыч салган. Ә бит алар техник өлкә кешеләре! 26 февральдә гала-концертта катнашкан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Са­мойлов, "Рухият" рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, композитор Мәсгуть Имашев нефтьчеләрнең мондый фестивальләргә нигез салуларына, яшьләрне барлауга игътибар бирүләренә тагы бер тапкыр соклануларын белдерделәр. "Сәнгать кешене Кеше ясый" - Мәсгуть Имашевның әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Фестивальдә рәсем сәнгате, фотоэшләр, нәфис сүз, халык җырлары, инструменталь музыка, әдәби, Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү, журналист эшләре буенча иң-иңнәргә дипломнар бирелде. Шулай ук быел бәйге прог­раммасына кертелгән "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр" номинациясендә дә студентлар матур чыгышлары белән жюри әгъзаларын таң калдырган.

Гала-концертта сәхнә түренә фестиваль җиңүчеләре үз чыгышлары белән күтәрелде. Һәрберсе мактауга лаек! Ахырдан ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова башкаруында яңгыраган Саҗидә Сәләйманованың "Тормыш, исән­ме!" җыры әдәбият һәм сәнгать бәйрәменең бизәге булды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

А. Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250